Актанышта Минтимер Шәймиевкә бюст ачу тантанасы булды

Бүген Актаныш районы Әнәк авылында Татарстанның Беренче Президенты Минтимер Шәймиевкә бронзадан коелган һәйкәл ачу тантанасы булды. Тантанада республика Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Вәкаләтле вәкиле урынбасары Игорь Паньшин катнашты.

Рөстәм Миңнеханов үзенең сәламләү сүзендә, Минтимер Шәрип улы Шәймиевкә бюст ачу – күренекле чордашыбызга ихтирам билгесе генә түгел, бәлки әле тәрбияви мәгънәгә ия булган вакыйга да, дип билгеләп үтте. “Минтимер Шәрип улының тормыш юлы – үсеп килүче буынга бик ачык үрнәк. Яшь буынны, чын ватанпәрвәрләрне без нәкъ менә шундый шәхесләр үрнәгендә тәрбияләргә тиешбез”, – диде Рөстәм Миңнеханов.

https://www.instagram.com/p/CEV8oweofSm/

Тузган торакны бетерү, авылларны газлаштыру, социаль ипотека кебек Татарстан халкы өчен бик тә кирәкле программалар һәм проектлар Минтимер Шәймиев исеме белән бәйле. Республика күп кенә проектлар һәм программалар буенча Россия Федерациясендә алгы сафларда бара.
Минтимер Шәймиевнең нәтиҗәле, актив эшчәнлеген ЮНЕСКО абруйлы халыкара оешмасы да югары бәяли. Аның мәдәниятара багланышлар буенча ЮНЕСКО махсус илчесе булып торуы – очраклы гына түгел. Минтимер Шәрип улының Болгар һәм Свияжскины торгызу буенча проектларын республикада яшәүчеләр белән беррәттән, иксез-чиксез зур илебезнең һәм чит дәүләтләрнең иганәчеләре дә хуплады.
Мөселман өммәтендәге халык Минтимер Шәймиевкә Болгар ислам академиясен булдыру өчен аеруча рәхмәтле. Ә инде православие динендәгеләр Казан Изге Мәрьям ана иконасы чиркәвен торгызу эшләре төгәлләнүне зур өметләр белән көтә.
Бүген дә Минтимер Шәрип улы үзенең эшен дәвам итә – күп телле мәктәпләр челтәрен булдыру проектын тормышка ашыру белән мәшгуль ул. Җәмгыятьтә үсеп килүче буынга сыйфатлы белем бирү буенча бик зур ихтыяҗ бар чөнки.

Һәйкәлнең урнашу урыны – Татарстан Республикасы, Актаныш районы, Әнәк авылы, Шәймиев урамы, 10 йорт – Шәрип Шәймиевнең Музей-йорты янәшәсендә.
Һәйкәлне эшләүче – “Татарстан Республикасы Рәссамнар берлеге”, скульптор – Фәнил Вәлиуллин.
Шуны да искә төшерик: Россия Федерациясе Президенты Указы нигезендә, Герой яки Хезмәт Герое исеме бирелгән шәхескә үзенең туып-үскән җирендә бронзадан бюст куела.


Фикер өстәү