Телефон пароле өчен нинди саннарны кулланырга ярамавын әйткәннәр

Мошенниклар телефонда үзегез генә белергә тиешле (конфиденциаль) мәгълүматлар урын алган смс-хәбәрләрдән файдаланырга мөмкин. Шуңа күрә мондый мәгълүматлар һәм парольләрдән торган хәбәрләрне шундук бетереп куярга кирәк, дип киңәш иткән “Синергия” университетының IT институты директоры Станислав Косарев.

 

“Акча түләгәнлекне раслау өчен банклар җибәрә торган барлык парольләрне кичекмәстән бетерү шарт. Телефонны шәхси кабинетка керү өчен җибәрелгән смс-хәбәрләрдән чистартып торуның да зыяны юк”, – дигән белгеч “Прайм” хәбәрчесенә.
Косарев шулай ук телефондагы мәгълүматларны саклау өчен аның һәрвакыт “блокировкаланган” булырга тиешлеген дә искәрткән. Моның өчен бармак эзе, Face ID (кешенең йөзен “хәтерендә” калдыра), санлы пароль кулланылырга мөмкин. Парольгә килгәндә, аның “1,2,3,4,5” саннарыннан тормавы хәерле, дип кисәткән белгеч.


Фикер өстәү