Татарстанның бер авылында җәй көне үк чыршы бизәп куйганнар

Татарстанның Базарлы Матак авылында яшәүчеләр җәйнең кызган чагында гадәти булмаган күренешкә тап булган — үзәк мәйданда чыршы урнаштырганнар. Бу хакта «Иптәшләр Татарлар» телеграм-каналы яза.

«Кичә Базарлы Матакның үзәк мәйданында чыршы куелды. Чананы җәен әзерлә», — дип шаярталар постта.
Фото карап шуны да билгеләп үтәргә мөмкин, яңа ел чибәркәе бәйрәмгә тулысынча әзер: ботакларда уенчыклар эленеп тора, хәтта йолдыз да урнаштырылган. Чыршыны «Безнең ишегалды»программасын тормышка ашыручы тикшерүчеләрнең килгәнгә урнашытрганнар дигән фараз да бар. Шулай итеп, җирле хакимият республика җитәкчелеген тиешенчә каршыларга теләгән имеш.

Хәер, KazanFirstка аңлатулары буенча, җитәкчеләр килүе һәм чыршы үзара бәйләнмәгән.

— Чыршыны Санкт-Петербургтан алып кайттык, без аны Яңа елга сатып алдык һәм аның ничек булачагын карарга телибез. Шуңа аны хәзер урнаштырдылар. Ошамаса кире тапшырачакбыз. Ике көннән аны сүтеп куячаклар, — дип җавап биргәннәр KazanFirst журналистына Татарстанның Әлки районы администрациясендә.


Фикер өстәү