Казанда мигрантлар өчен ярдәм үзәге эшли

Татарстанда мигрантларга зур игътибар бирелә. Аларның һәркайсына ярдәм итәргә тырышалар. Сәламәтлекләрен кайгырту, юридик мәсьәләләрен чишү бушлай оештырыла.

– Без бүген өч ел эшчәнлеккә нәтиҗә ясыйбыз. Шушы вакыт эчендә Татарстанда 50 меңнән артык читтән килүче кешегә социаль, юридик, медицина ярдәме күрсәтелде, – ди «Яңа Гасыр» коммерцияле булмаган оешмасының генераль директоры Лилия Таишева.
Мигрантларга ничек ярдәм итеп була? Республикада моның җаен тапканнар. Махсус машинага урнаштырылган күчмә комплекс ярдәмгә килә икән. Аның үз табибы, юристы, социаль хезмәткәре бар.
– Киләчәктә эшләргә килгән мигрантларны гына түгел, укырга кергән яки бөтенләйгә күчеп кайткан кешеләрне дә кайгырту күздә тотыла. Бу хакта Россия Президентына да җиткерергә торабыз. Мигрантлар өчен социаль-мәдәни адаптация темасын да күтәрергә кирәк, – ди Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов.
Лилия Таишева мигрантлар өчен барлыкка килгән мобиль кушымтага да тукталды. Пандемия вакытында күп кенә сөйләшүләр, киңәш-табыш онлайн форматта узган. Мөрәҗәгатьләр дә арткан. Өч ай эчендә 390 кешегә ярдәм күрсәткәннәр.
– Республикага килгән кешеләр күз уңында булырга тиеш. Аларга ярдәм итәргә кирәк. Үзебезчә яшәргә өйрәтү мөһим. Бары шулай иткәндә генә без тыныч, матур тормышта яшәячәкбез, – ди Лилия Таишева.
Татарстанга килгән мигрантлар Казанның Короленко урамындагы 54 нче йортында урнашкан ярдәм үзәгенә мөрәҗәгать итә ала.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү