Татарстан – Башкортстан: ике җитәкче очрашуы нәрсәләр белән истә калыр?

 Ике җитәкче Казанда һәйкәл ачты һәм икътисадый багланышлар турында сөйләште

Казанда Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров кунак булды. Татарстан Президенты катнашында узган чараларда алар ике республика арасындагы мөнәсәбәтләрне тагын да яхшырту юлларын эзләделәр. Кремльдә икътисад турында сөйләшсәләр, күренекле әдип Мостай Кәрим һәйкәленең ачылышында тарихтан килгән рухи багланышларны искә алдылар һәм бүгенге дуслыкның кирәклегенә басым ясадылар.

 Дуслык символы

Рөстәм Миңнеханов белән Радий Хәбиров катнашында узган беренче чара Казанның Даурия урамы белән Оренбург тракты киселешендә урнашкан скверда шагыйрь Мостай Кәримгә һәйкәл ачылу булды. Тантанада  күренекле әдипнең оныгы Тимербулат Кәримов та катнашты.

Былтыр Башкортстанның 100 еллык юбилеенда Уфадагы «Нур» татар театры каршында бөек шагыйрь Габдулла Тукайга һәйкәл куелган иде. Быел исә ТАССРның 100 еллык бәйрәменә Мостай Кәримгә һәйкәл ачылды. Татарстан Президенты моны тугандаш халыклар һәм республикалар арасында дуслыкның символы дип атады.

– Мостай Кәримнең әсәрләрен ихласлылыгы, тел байлыгы һәм милли колориты өчен яратабыз. Аның исеме ил һәм дөнья әдәбиятына алтын хәрефләр белән язылган. Ышанам, бүгенге вакыйга мәдәни алмашу, халыкларыбыз арасындагы хезмәттәшлекне һәм дуслыкны, традицияләрне алга таба да ныгытуга ярдәм итәчәк, – дип бәйрәм белән котлады Рөстәм Миңнеханов.

Радий Хәбиров исә һәйкәл ике республика арасындагы дуслык символы гына түгел, ике җитәкче арасындагы ир-атлар дуслыгын да гәүдәләндерә дигән фикердә. Бу монументның шәһәр уртасында ачылуы да әһәмияткә ия, дигән фикердә ул.

— Һәйкәлнең Казан үзәгендә ачылуы – безнең өчен дә зур дәрәҗә. Шагыйрь, рухи остазыбыз Мостай Кәрим Татарстанны һәрвакыт яратты, ул ике халык һәм ике республиканың мәңгелек дуслыгы өчен иде, – диде Радий Хәбиров һәм Татарстан җитәкчесенә шушы проектны тормышка ашыруы өчен рәхмәтен әйтте. “Сез – илебезнең иң тәҗрибәле җитәкчеләреннән берсе», – диде ул Президентка. Тантанада Рөстәм Миңнеханов Радий Хәбировка «ТАССРның 100 еллыгы» медален тапшырды.

Монументны ясау 45 млн сумга төшкән. Һәйкәл Урал тауларына утырган һәм карашын Казанга таба төбәгән Мостай Кәрим сыныннан гыйбарәт. Аның тирәсендә әсәрләреннән өзекләрне дә күрергә мөмкин. Сынның авторы – Россиянең халык рәссамы, скульптор Андрей Николаевич Ковальчук. Ул ассызыклаганча, шушы һәйкәл аның Татарстан һәм Башкортстан Республикалары арасындагы дуслыкка бер өлеш кертүе булып тора.

Мостай Кәримнең оныгы Тимербулат Кәримов бу чарада катнашуы белән горурлануын әйтте.

– Һәйкәл торган урын Казан кешеләренең дә, кунакларның да күңеленә хуш килерлек буласына шик юк, – диде ул.

«Талантлар үзебездә дә җитәрлек

Җитәкчеләр тарихи Алафузов театры бинасында «Созвездие – Йолдызлык» сәнгать йортын ачу тантанасында да икәү катнашты.

– Татарстанда ел саен 70 – 90 мең сәләтле бала белән эшләүче «Созвездие – Йолдызлык» хәрәкәте булу белән горурланабыз. Аларның кечкенә генә эш бүлмәсе бар иде, мондый мөмкинлекләре булмады. Безнең Опера театрыбыз да бар, ә бу – кечкенә опера театры. Сез монда иҗат итә аласыз. Сезнең чыгышны караганда, концертларга яшьләрне аз җәлеп итәбез икән, дигән фикер туды. Талантларны чит илдән эзлибез, ә бит алар үзебездә дә җитәрлек, – диде  тантанада Татарстан Президенты. Ул, яңа театрны, ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан халыкка бүләк, дип атады.

Радий Хәбиров та соклануын яшермәде.

– Татарстан Президентының авыл балаларына игътибары, алар сәләтләрен үстерә алсын өчен күпме көч һәм энергия түгүе һәрвакыт сокландыра иде. Тора-бара алар танылган артистларга әверелер һәм илебезне танытуга зур өлеш кертерләр, – диде ул.

«Без сездән өйрәнәбез»

Казан Кремлендә узган очрашуда исә җитәкчеләр нигездә икътисади багланышлар турында фикер алышты. Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, Татарстан һәм Башкортстан үзара файдалы хезмәттәшлекне үстерү өчен зур мөмкинлекләргә ия. Ул ике республика арасында барлык юнәлешләр буенча хезмәттәшлекне үстерү мәсьәләләренә игътибарлы булуы өчен Радий Хәбировка рәхмәт белдерде.

Билгеле булганча, былтыр төбәкләр арасында хезмәттәшлек турында яңа килешү һәм аны 2019 – 2021 елларда тормышка ашыру буенча чаралар планына кул куелды. Уфада Татарстан вәкиллеге эшләп килә, Казанда да Башкортстан вәкиллеген ачу буенча эш алып барыла.

Рөстәм Миңнеханов төбәкара сәүдә әйләнеше күләменең чама белән 34 миллиард сум тәшкил итүен әйтте. Татарстаннан күрше республикага йөк автомобильләре, шиннар, терлек азыгы, пыяла һәм төзелеш материаллары, халык куллануы товарлары, медицина җиһазлары һәм суыткычлар җибәрелә. Татарстан исә башкорт җитештерүчеләреннән бензин, автобуслар, азык-төлек, цемент, түбә материаллары, химия продукциясе, дарулар, көнкүреш техникасы сатып ала. Татарстан предприятиеләре Башкортстандагы коллегалары белән партнерлык элемтәләрен уңышлы үстерә. «Югары технологияләр, фәнни-техник хезмәттәшлек һәм мәгариф өлкәләрендә үзара эшчәнлекне киңәйтү мөһим», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Президенты күрше республикада яшәүче милләттәшләребезнең мәдәни һәм рухи ихтыяҗларына, милләтара мөнәсәбәтләрне ныгытуга игътибары өчен Радий Хәбировка рәхмәт белдерде. «Безнең төбәкләр мәдәният, яшьләр сәясәте, спорт хәрәкәте һәм туризм өлкәсендә берлектә эшләү өчен әйбәт мөмкинлекләргә ия. Дуслык мөнәсәбәтләрен кору өчен иң мөһиме шул», – диде Татарстан Президенты.

Башкортстан башлыгы Татарстан халкын ТАССРга 100 ел тулу уңаеннан котлап, республиканың искитмәле үсеш юлы узуын билгеләп үтте. «Бүген Татарстан – илебездә иң динамикалы төстә үсеп килүче төбәкләрнең берсе. Без сездән өйрәнәбез, сезнең белән даими элемтәдә торабыз, – диде ул. – Саннар товар әйләнешенең үсүе турында сөйли. Мондый очрашуларның  алга таба да үзара сәүдәне үстерүгә ярдәм итәчәгенә ышанам».

Ишегалдында – тәртип

Ике җитәкче Кабан күле буенда ял итү урыннарын карап, халык белән аралашырга өлгерде. Бергәләп фотога төштеләр, Рөстәм Миңнеханов күлнең Камал театры артында кармак тотып утыручы балыкчыларның хәлен белеште. Абзыйларның кәефе шәп иде: тоткан балыкларын күрсәттеләр. Билгеле булганча, Татарстан Президенты үзе дә балык тотуга битараф түгел. Моннан тыш, Миңнеханов белән Хәбиров башкаланың Мәскәү районында урнашкан, «Безнең ишегалды» Президент программасы буенча төзекләндерелгән ишегалдына да кереп чыктылар.

 

Фото: president.tatarstan.ru

 

 


Фикер өстәү