«Чайка»ның беренче рейсы Президент белән узды (ВИДЕО)

Бүген үзенең беренче рейсына «Чайка» теплоходы чыкты. Ул әлегә Россиядә сыекландырылган табигый газда эшләүче бердәнбер пассажир судносы. Аны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россиянең вице-премьеры Марат Хөснуллин һәм башка рәсми затлар карады.

Горький исемендәге Яшел Үзән заводында төзелгән суднолар август башында суга төшерелде.

Теплоход экскурсия һәм ял итү рейслары өчен билгеләнгән. Ул 176 кешене сыйдыра.

Рөстәм Миңнеханов елга судноларында табигый газ куллануны әйләнә-тирә мохитне саклауда зур алга китеш дип атады.  Ул әлеге судноны төзүдә катнашкан һәркемгә рәхмәтен әйтте.

Киләчәктә Татарстан кимендә 20 шундый корабль эшләп чыгарырга планлаштыра.


Фикер өстәү