Коронавирус очракларының үсеш темплары иң түбән булган төбәкләрне атадылар

Бер тәүлек эчендә Чукот һәм Ненец автономияле округларында COVID-19 очракларының үсеш темплары күзәтелмәгән, Мәскәү һәм Смоленск өлкәләрендә исә әлеге күрсәткеч 0,2 процент тәшкил иткән. Бу хакта РИА Новости агентлыгы коронавирус инфекциясе таралуга каршы көрәш буенча оператив штабка сылтама белән хәбәр итә.

«Бер тәүлек эчендә үсеш темплары иң түбән булган субъектлар: 1. Чукот һәм Ненец автономияле округлары — 0 процент. 2. Мәскәү һәм Смоленск өлкәләре – 0,2 процент. 3. Мәскәү шәһәре, Камчатка крае, Ханты-Манси автономияле округы, Курган, Тула өлкәләре, Чечен Республикасы – 0,3 процент», — диелә хәбәрдә.


Фикер өстәү