Илһам Вәлиевны Илһам премиясенә тәкъдим иттеләр

Рәшит Ваһапов фонды Татарстанның атказанган артисты Илһам Вәлиевне Илһам Шакиров исемендәге республика премиясенә тәкъдим итте.

Әлеге премия күптән түгел Татарстан хөкүмәте тарафыннан булдырылды.

Премиянең күләме – 200 мең сум. Ул ике елга бер мәртәбә, Илһам Шакировның туган көнендә тапшырылачак. Беренче тапкыр бу тантана 2021 елга билгеләнгән.
“Татар композиторлары әсәрләрен, халык җырларын югары дәрәҗәдә башкаручы, Илһам Шакиров традицияләрен лаеклы дәвам итүче Илһам Вәлиев бу бүләккә лаек!” — дип белдерде продюсер Рифат Фәттахов.


Фикер өстәү