Көзнең ничек киләсен фаразладылар

Сентябрьнең беренче көннәрендә Идел буе федераль округында һава температурасы нормадан югарырак булачак. Россия Гидрометеорология үзәге фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд бүген онлайн-режимда үткәрелгән матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.

“Сентябрь аенда Идел буе төбәгендә һава температурасы нормадан югарырак булачак, әмма гел үзгәреп торачак. Якындагы биш көн дәвамында Татарстанда температура +25+30 градустан +20+23 градуска кадәр төшәчәк. Тулаем алганда, сентябрь аенда Татарстанда явым-төшемнең аз булуы фаразлана. Кыскасы, җылы булачак, әмма температура “уйнаячак”, – дигән ул.

Вильфанд фәкать якындагы җиде көнгә генә һава торышы фаразының төгәл булуын билгеләп үткән. Шуңа күрә ай ахырында төбәктә нинди һава температурасы хөкем сөрәчәген төгәл генә әйтү әлегә кыен, дигән ул.


Фикер өстәү