Чөгендер ангинаны җиңә

Иң элек 1 кызыл чөгендерне вак угыч аша чыгарабыз. Бер стакан уылган кызыл чөгендергә 1 аш кашыгы 9 процентлы аш серкәсе өстибез.

Бу катнашманы караңгы ябык урында 4 сәгать тотарга кирәк. Аннан соң массаны калын тукыма аша сыгасы. Куе массасын ташлап, суы белән 2,5 сәгать саен тамакны чайкатырга кирәк. Чөгендер суы хроник һәм фоликуляр ангинаны да җиңә.

Фото: pixabay.com


Фикер өстәү