Ангинадан ничек котылырга?

Тамак авырта! Вируслы авырулар баш калкыткан чорда бу сүзләрне аеруча еш ишетергә туры килә. Араларында иң еш очрый торганы – ангина. Ул башка төр тамак авыруларыннан нәрсәсе белән аерыла? Ангинаны алдан кисәтү өчен нинди кагыйдәләрне истә тотарга кирәк?

Табиб-оториноларинголог Айгөл Газизова шул сорауларыбызга ачыклык кертте.

– Күпләр ангинаны сезонлы авыру дип саный. Әмма бу – ялгыш фикер. Ангина белән елның теләсә кайсы фасылында авырырга мөмкин. Ангина, нигездә, туңганнан соң борчый башлый. Үтәли җилдә йөрү, кондиционер астында утырганда туңу гына түгел, хәтта туңдырма ашагач, йә булмаса, салкын су, сөт эчү аркасында да пәйда була ала ул. Ангина  белән өлкәннәр дә, балалар да бер үк дәрәҗәдә авырый. Иммунитеты какшаган, ВИЧ-инфекцияле кешеләргә аеруча сак булырга кирәк. Алар бу авыруга аеруча тиз бирешә.

– Ангина белән авырганда тән температурасы 38 градуска кадәр күтәрелә, хәлсезлек сизелә, ашап булмый, аппетит югала, җылы су яки чәй эчсәң дә, тамак авыртуы басылмый. Авызны ачып, тамакны карагач, миндальсыман бизләрдә ак таплар күренә.

– Ангинага бармак аша карарга ярамый. Аны вакытында дәваламасаң, миндальсыман биз үлекләргә, хәтта кан агуланырга мөмкин. Ангинаны азындыру аркасында кеше гомере өзелгән очраклар да шактый. Йогышлы, хәтәр авыру бу. Ангина белән авырый башлаган кеше әйләнә-тирәдәгеләр өчен дә куркыныч тудыра. Андый кешенең бигрәк тә кечкенә балалар яныннан ерак торуы зарур.

– Ангина кальян, тәмәке тартканда да йога ала дигән фикер яши. Әмма бу сүзләр дөреслеккә туры килми. Әлеге начар гадәтләр белән мавыгучылар күбрәк фарингиттан (йоткылыкның лайлалы тышчасы ялкынсыну. – Ред.) интегә.

– Ангинаны үз белдеклегең белән теләсә ничек дәваларга да ярамый. Иң элек нәрсә аркасында (бактерия, вирус, гөмбәчек) пәйда булганлыгын ачыкларга кирәк. Шуннан соң гына ангинаны дәвалауга керешергә мөмкин. Тамак авырту өч көннән соң да бетмәсә, лор-табибка мөрәҗәгать  итәргә кирәк. Ангинаны тамакны чайкатып кына да җиңеп буламы, антибиотик эчә башларгамы икәнлеген фәкать белгеч кенә ачыклый ала.

Ангинадан саклану өчен киңәшләр

– Ангинадан тилмергән кеше тамагын сакларга тиеш. Артык салкын ризык кына түгел, кайчак хәтта кайнар ризык та ангина китереп чыгарырга мөмкин. Ник дигәндә, йоткылыкның лайлалы тышчасы пешкәч, такмакка инфекция үтеп керә.

– Ангина вакытында сохари кебек каты, артык кайнар, ачы ризыклар ашаудан да тыелырга кирәк.

– Туңу, салкын тиюләрдән дә саклану зарур. Ник дигәндә, ангина салкын тигәндә ахыргача дәваланып бетмәү аркасында да пәйда була.

– Бүлмәне даими рәвештә җилләтеп тору, организмны чыныктыру да ангинаны кисәтергә ярдәм итә.


Фикер өстәү