Остеопат Алмаз Дияров: Дөрес басып йөри белмәгән кеше тизрәк картая

Җир йөзендә яшәүчеләрнең өчтән бере умыртка баганасы авыруларыннан интегә, ди белгечләр. Бу аңлашыла да. Нинди генә эшкә тотынсак та, төп авырлык умыртка баганасына төшә бит. Яңа уку елы башлангач, умыртка баганасы авырулары, аеруча сколиоз очраклары бермә-бер артачак, дип фаразлый табиблар.

Казан дәүләт медицина академиясе хастаханәсе табибы, остеопат Алмаз Дияров белән замана чире турында сөйләштек.

– Алмаз Илфатович, сколиоз дигән күренеш бүген тормышыбызда шулкадәр еш очрый ки, хәтта без аңа күпмедер дәрәҗәдә ияләштек тә кебек. Аны бөтен кешедә очрый торган ниндидер гадәти хилафлык кебек кенә кабул итәбез. Чынлыкта сколиоз ни дәрәҗәдә куркыныч?

– Сколиоз – гади тел белән әйткәндә умыртка баганасы кәкрәю, дөрестән дә, бүген иң еш куела торган диагнозларның берсе. Еш кына ул бернинди билгеләрсез уза. Нәтиҗәдә, кеше умыртка баганасы кәкрәюне башлангыч чорда ук чамалап бетермәскә дә мөмкин. Билгеле булганча, умыртка баганасы кәкрәюнең 4 стадиясе билгеле. Башлангыч 1-2 стадиядә умыртка баганасында бераз гына үзгәрешләр күзәтелә. Еш кына кеше үзендә бернинди авырту сизми. Ара-тирә арка арыган кебек кенә тоелырга мөмкин. Бу стадиядә умыртка баганасы дәвалауга бирешә, сколиозны тулысынча җиңәргә мөмкин. Сколиозның 3-4 стадиясе күзәтелгәндә хәлләр мөшкелрәк. Арка авырта, эчке органнар кысылып, аларның эшчәнлеге дә бозылырга мөмкин. Әлеге төр сколиозны дәвалау өчен, гадәттә, ярты елдан да күбрәк вакыт таләп ителә.

– Бу чиргә кемнәр ешрак бирешә?

– Хәзерге вакытта 10 – 15 яшь аралыгындагы балаларның якынча 70 проценты шуннан интегә. Бала 5 – 8 сыйныфта укыган чорда аның умыртка баганасына аеруча игътибар итәргә кирәк. Ник дигәндә, бу вакытта балалар гадәттә кисәк кенә үсеп китә. Үсеш чорында исә умыртка баганасы үзгәрешләргә бирешүчән була. Сколиоз ир-ат белән хатын-кызны да аерып тормый. Аерма бары шунда: сколиозның катлаулы формалары хатын-кызлар арасында 3 – 5 тапкыр ешрак очрый.

– Умыртка баганасы ни сәбәпле кәкрәя?

– Сколиоз тумыштан килергә яки яшәү дәверендә пәйда булырга мөмкин. Соңгысына берничә сәбәп этәргеч була ала. Умыртка баганасы организмга Д витамины җитмәү аркасында пәйда булган рахит тәэсирендә дә кәкрәя ала. Аңа төз басып йөрмәү, өстәл янында дөрес утырмау да сәбәпче булырга мөмкин. Умыртка баганасы арка мускуллары көчсезләнү, бер кулда гына авыр букча асып йөрү аркасында да кәкрәя ала.

– Умыртка баганасы кәкрәйгән организмда нинди үзгәрешләр күзәтелә?

– Кеше никадәр генә тураерга тырышса да, аның гәүдәсе бер якка авышыбрак тора. Бер иңбашы икенчесенә караганда аскарак төшеп, калак сөякләре чыгып торырга, оча сөяге чалшайган булырга да мөмкин. Шушы билгеләр буенча сколиоз барлыкны үзлегеңнән дә чамалап була. Әмма ахыргы диагнозны табиб кына куя ала.

– Сколиозны өй шартларында ниндидер физик күнегүләр ясап җиңеп буламы?

– Була, әмма бу күнегүләр һәркемгә индивидуаль рәвештә билгеләнергә тиеш. Бер кешегә килешкән физик күнегү икенче берәүгә зыян гына салырга мөмкин. Сүз уңаеннан, умыртка баганасы кәкрәю мануаль, физиотерапия алымнары, массаж ярдәмендә дәвалана.

– Игътибар иткәнегез бардыр, бүген әйләнә-тирәбездә, аеруча яшьләр арасында, төз, матур басып йөрүчеләр сирәк. Өстәл янында утырганда да җәелеп китәргә яратабыз…

– Килешәм, бүген күпләр елдан-ел бөкрәя барганын сизми дә. Андый кеше үз яшенә караганда биш яшькә олырак күренә. Күпсанлы тикшеренүләр ярдәмендә исбатланган факт бу. Галимнәр дөрес утыра, дөрес басып йөри белмәгән кешенең тизрәк картаюны әйтә. Бөкрәеп йөрү баш мие эшчәнлегенә, кан әйләнешенә дә тискәре йогынты ясый. Мондый күңелсез хәлдә калмас өчен, даими рәвештә аркагызны тикшереп торырга кирәк. Моның өчен аркагыз белән диварга терәлеп басыгыз. Үкчә, балтыр, арт сан, калак сөяге, җилкәгез тиеп торсын. Шушы халәттә үзегезне уңай хис итсәгез, озак басып тора алсагыз, аркагыз тәртиптә дигән сүз.

– Бөкре чыкмасын өчен, нинди кагыйдәләрне истә тотарга кирәк?

– Мускулларның күнегә торган гадәте бар. Диварга терәлеп, алда телгә алган күнегүне даими рәвештә ясасагыз, арка акрынлап үзеннән-үзе тураячак. Йөзү дә файдага булачак. Ул арка мускулларын ныгыта. Эштә, укуда, телефон каршында без еш кына баш итеп утырырга мәҗбүр. Башның мондый торышы бөкре килеп чыгу ихтималын арттыра. Шуңа күрә компьютер, гаджетлар белән утырганда, аларны биеккәрәк куярга тырышыгыз. Алга карап, башны һәрчак туры тотарлык булсын. Тышкы кыяфәтегез турында бер минутка да истән чыгармагыз. Ничек йөрүегезне даими рәвештә контрольдә тотыгыз. Онытылып китмәс өчен, ярты сәгать саен будильник куйсагыз да комачау итмәс. Үзегезне баш өстенә китап куеп йөргән кебек хис итсәгез дә аркагыз һәрчак туры булыр.

– Яңа уку елы алдыннан ата-аналарга ниләр әйтер идегез?

– Ата-аналар, иң беренче чиратта, бала сәламәтлегенә, аеруча аның умыртка баганасы торышына игътибар итсен иде. Борынгылар юкка гына: «Барлык чирләр умыртка баганасыннан башлана», – димәгән бит. Тапталган сүзләр булса да, гап-гади кагыйдәләрне үтәргә: баланың өстәл янында дөрес утыруын даими рәвештә контрольдә тотарга, аларны компьютер, телефон каршында озак утыртмаска кирәк. Балалар күбрәк спорт белән шөгыльләнсен. Мәктәп букчалары да бер яклы гына түгел, ике җилкәгә дә аса торган, уңайлы булсын.

Компьютер каршында утырганда умыртка баганасына зыян килмәсен өчен (рәсемдә):

  • бөкрәймәгез! Арканың күкрәк читлеге турысындагы өлеше түгәрәк булмаска тиеш;
  • җилкәләрне киерегез;
  • бил җиңелчә генә бөгелсен;
  • сез компьютер каршында утырганда бернинди кыенлыксыз күкрәк тутырып сулыш алырлык булсын;
  • корсак җыелган, тонуста булырга тиеш;
  • башыгызны аска имәгез. Муен умыртка баганасының дәвамы кебек торсын; Моның өчен иякне бераз төшереп, аны үзеңә таба тартырга кирәк.
  • компьютер мониторының иң өстәге чите баштан 50 – 70 см ераклыкта, күзләр дәрәҗәсендә торырга тиеш;
  • монитор уртада торсын. Юкса, анда карау өчен башны әледән-әле уңга-сулга борып, умыртка баганасына көч килүе бар;
  • компьютер каршында утырганда, урындыкның арты аркага терәлеп торырга тиеш;
  • аяк табаны тулысынча идәнгә тиеп торсын. Идәнгә кадәр җитеп бетмәсәләр, аяклар астына аскуйма да куярга мөмкин.

Өй шартларында ясау өчен күнегүләр

  1. Идәнгә ятарга. Аяк үкчәләрен үзеңә таба борыбрак куярга һәм өскә-аска елан кебек шуышып, хәрәкәтләр ясарга. Бер литрлы пластмасс шешәгә җылы су тутырып, шуның өстендә арка белән тәгәрәргә дә мөмкин.
  2. Яткан килеш аяк-куллар белән «волейбол уйныйбыз», ягъни туп сикертеп торган кебек хәрәкәтләр ясарга кирәк булачак. Әлеге күнегүне ун минут эшләргә кирәк. Ял иткәндә, сулыш күнегүләре ясарга мөмкин. Моның өчен учларны кушып куярга, аяк табаннарын берләштерергә кирәк. Куллар белән өскә-аска хәрәкәтләр ясап, дөрес итеп сулыйбыз. Сулыш алганда эчне кабартырга, сулыш чыгарганда, үзеңә тартырга кирәк.
  3. Кулларны өскә сузабыз. Беррәттән ике кулны өскә һәм бер үкчәне аска тартырга кирәк. Шушы халәттә җидегә кадәр санаганчы торабыз. Шуннан соң, икенче аяк үкчәсен тартабыз.
  • Үзем сынадым

Моннан берничә ел элек аркам бик нык сызлады. Тикшеренә торгач, сколиоз дигән диагноз куйдылар. Табиб биргән дәвалау курсын үттем. Әмма аркадагы авырту вакытлыча гына басылып торды. Аптырагач, халык медицинасын кулланып карарга булдым. Бер литр суга 1әр кашык аш һәм диңгез тозы салып эреттем дә бераз суынгач, бинтны шушы катнашмага манып, арканың авырткан төшендә ике сәгать тоттым. Арка авыртуның эзе дә калмады.

Әлфәт Закиров. Казан

Тискәре йогынтысы булу ихтимал. Алдан табиб белән киңәшләшегез.


Фикер өстәү