Безгә ремонт булырмы?

Казанның Белинский урамындагы 39 нчы йортта яшибез. Тулай торактан фатирлар ясап бетердек. Идәннәре чиста. Тик менә коридорларга ремонт кирәк иде. Алайса, килеп кергәч, бигрәк ямьсез тора. Ник ясамыйсыз дигәч, квартплатаны вакытында түләмәүчеләр бар, дип җавап бирәләр. Матур җирдә торасы килә бит. Безгә ремонт ясамаслармы икән?

Н. Шәйдуллина. Казан

Авиатөзелеш районының торак-коммуналь хезмәт буенча идарәче оешмасы хезмәткәрләре:

– Хәлне ачыкларга кирәк. Бар эш тә мөмкинлектән чыгып эшләнә. Әлеге ханым безгә үзе килсен иде. Бар хәлне аңлатып, язып китерсен.


Фикер өстәү