Олы яшьтәгеләр капиталь ремонт өчен түләргә тиешме?

Коммуналь хезмәтләр өчен түләгәндә капиталь ремонтка да акча тотып калалар. Олы яшьтәге кешеләрдән түләү алынмый дип ишеткән идем. Кемнәргә кагыла икән ул?

Рәшит,
Чаллы

Сорауга “Татарстанның торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә иҗтимагый контрольнең төбәк үзәге» коммерцияле оешма директоры, Татарстан Иҗтимагый палатасы әгъзасы Дмитрий Романов җавап бирә:

– Капиталь ремонт өчен күп фатирлы йортларда яшәүче һәркем түләргә тиеш. Әмма кайбер очракларда бу түләүдән азат ителүчеләр дә бар. Әйтик, йорт авария хәлендә икән, акча алынмый. 70 яшькә җиткән, ялгызы яшәүче, эшләмәүче фатир хуҗалары капиталь ремонт өчен сумманың яртысын түләргә тиеш. 80 яшьтән узган кешеләр бөтенләй азат ителә. Әмма бер шарты бар – фатир бу кешеләр исемендә булырга тиеш. Бу кешеләр белән яшәүчеләрнең барысы да пенсия яшендә яки инвалидлыгы булган очракта гына ташлама каралган. Һәркем төгәл җавапны үзе яшәгән райондагы социаль яклау бүлегеннән таба ала. Монда барысын да аңлатып бирәчәкләр. Кайберәүләр инвалидлык буенча бирелгән ташламаны сайлый, кемдер башкасын. Кешеләр үзләренә тиешле бер генә ташламадан куллана ала. Иң яхшысы – урынга барып хәл итү.


Фикер өстәү