Алинә Заһитова татарстанлыларны котлады

Фигуралы шуу буенча Олимпия чемпионы Алинә Заһитова татарстанлыларны Республика көне белән котлады. Ул видеомөрәҗәгатен инстаграмга урнаштырган.

«Кадерле Татарстан халкы, сезне Республика көне белән котлыйм. Зур спортка беренче адымнарымны Татарстанда ясавым белән горурланам. Ярдәмегез өчен зур рәхмәт», — ди Алинә Заһитова.

Һәр чыгышы саен Рөстәм Миңнехановтан котлау кабул итүгә бик күңеле булганлыгы турында әйтә Алинә. Татарстанда фигуралы шуу буенча яңа спорт йолдызлары барлыкка киләчәгенә ышануын белдерде ул.

https://www.instagram.com/p/CEjW2BKJTed/?utm_source=ig_embed&utm_campaign=embed_video_watch_again


Фикер өстәү