Рөстәм Миңнеханов «Россия лидерлары» бәйгесе суперфиналында катнашучыларга уңышлар теләде

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республикадан «Россия лидерлары» идарәчеләре конкурсының суперфиналында катнашучыларга, телеграмма юллап, аларга уңышлар теләде.

«Үз компетенциягезне раслап һәм Татарстанны лаеклы яклап, белемегез, идарәче тәҗрибәсен, лидерлык рухын һәм максатка омтылучанлык сыйфатын ышанычлы күрсәтүегезне телим», – диелә телеграммада.

Суперфиналга Татарстаннан җиде кеше чыкты. Араларында төрле юнәлешләрдә эшләүчеләр бар. Әйтик, Тимур Кайданный – «Джи-Ди-Си Сервисез» (ГК ICL) ҖЧҖ бүлеге җитәкчесе, Ирек Садыйков – ВТБ банкының корпоратив клиентлар белән эшләү буенча идарәче директоры, ә Нина Шимина – Татарстан Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламенты рәисе.

Бәйге 6-7 сентябрь көннәрендә Мәскәү өлкәсендәге Солнечногорск каласында узачак. Суперфиналчыларның һәрберсе илнең төп вузларында белем алу өчен 1 млн сум күләмендә грант алачак. Моннан тыш, алар остазлар – дәүләт эшлеклеләре һәм зур корпорация җитәкчеләреннән киңәш алачак. Андый остазлар арасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та бар.

 


Фикер өстәү