Рөстәм Миңнеханов Түбән Камада 260 урынга исәпләнгән балалар бакчасы һәм “Нефтехимик” стадионын ачты

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Түбән Камага эшлекле сәфәре барышында кайбер социаль-мәдәни һәм спорт өлкәсе объектларында булды, шулай ук яңа балалар бакчасын ачуда катнашты. Рөстәм Миңнеханов иң элек капиталь төзекләндерелгән соң Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама драма театры бинасы белән танышты. Бинада 250 урынга исәпләгән яңа тамашачылар залы, декорацияләр өчен склад, остаханә ачылган, бизәү эшләре башкарылган, бина фасады үзгәртелгән.

Шуннан соң Президент Баланың үсеш үзәге – “Калейдоскоп” 98 нче балалар бакчасын (Химиклар урамы, 11 нче йорт) ачуда катнашты. Ул 260 урынга исәпләнгән. “Бүген балаларыбыз өчен шундый шартлар тудыру мөмкинлеген ия булуыбыз бик мөһим. Гади балалар бакчасы гына түгел, чын мәгънәсендә мәгариф үзәге бу. Бүген барлык балалар бакчалары иң югары стандартларга җавап бирергә тиеш. Шәһәр администрациясе сабыйларны балалар бакчаларында урыннар белән тәэмин итү буенча зур эш башкара. Әлеге балалар бакчасының кирәкле барлык таләпләргә туры килүен һәм ата-аналарның аннан канәгать калуын телим”, – диде Рөстәм Миңнеханов ачылыш тантанасында.

Соңыннан Президент капиталь төзекләндерелгәннән соң “Нефтехимик” футбол стадионын (Җиңүнең 30 еллыгы урамында урнашкан) ачуда катнашты. Биредә футбол кыры түшәмәсен җылыту, автомат сугару системасы булдырылган, 4 яктырту баганасы һәм электрон табло урнаштырылган. Тамашачылар өчен трибуналар алыштырылган, фан-зона, уен мәйданчыклары һәм автостоянка пәйда булган. Физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә пандуслар урнаштырылган.

“Бүген бу бөтенләй яңа стадионга әйләнде. Стадионнан файдалану “Нефтехимик” һәм “Спартак” (клуб ветераннары уйнарга җыена) футбол клублары арасында иптәшләрчә уеннан башланып китәчәк. Спортчылар һәм футбол сөючеләр өчен Түбән Камада, гомумән, республикада барлык шартлар тудырылуын телим”, – дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов стадионны ачу тантанасында.

 


Фикер өстәү