Кышка аджикалы баклажан әзерләү ЫСУЛЫ

Әдилә Мәгъсудовадан кышка аджикалы баклажан рецептын тәкъдим итәбез.

Кирәк булачак: 5 кило баклажан, 6 баш сарымсак, 5-6 данә ачы борыч, 10 данә татлы борыч, 300 мл аш серкәсе (9 процентлы), 1 аш кашыгы тоз, 2 аш кашыгы шикәр комы, кыздыру өчен үсемлек мае.

Баклажанны 1 см калынлыкта боҗралап турап, тирән эчле зуррак савытка тутырабыз. Өстенә тозлы салкын су агызып, тәлинкәгә бастырык сыйфатында сулы банка куябыз. Бастырыкны кимендә 4 сәгать тотабыз (төнгә калдырылса, тагын да яхшырак). Суын саркытабыз. Бераз кипшергәч, баклажан тәгәрмәчләрен табага салып, үсемлек маенда кыздырабыз яки калай табага тезеп, газ мичендә 20 – 25 минут чамасы пешерәбез. Сарымсак, татлы борыч һәм ачы борычны (монысының орлыкларын калдырабыз) чистартып, иттарткыч аша чыгарабыз.

Катнашмага шикәр комы һәм тоз, аш серкәсе өстәп, болгатабыз. Яртышар литрлы (10 – 12 банка кирәк) банкаларны стерильләштереп, төбенә аз гына катнашма салабыз, өстенә баклажан катламы урнаштырабыз. Шул рәвешле банкаларга соус һәм баклажан катламнарын чиратлаштырып тутырабыз. Банкаларны тимер капкач белән ябып, суынганчы, өстен җылы әйбер белән каплап тотабыз.

 

Фото: Pixabay.com


Фикер өстәү