Җырчы Иркә Хәмдүнә Тимергалиева турында: «Дөреслекне күрә белүче кеше калмады да кебек»

Бүген бик кайгылы хәбәр алдык. Яраткан җырчыбыз Хәмдүнә Тимергалиева вафат. Якыннары, сәхнәдәшләре бу хәбәрдән тетрәнеп калганлыгын әйтә. Чөнки ул үзен түгел, җырны, сәхнә сафлыгын кайгырткан шәхес. Хәзер инде дөресен әйтерлек кеше дә калмады ди, җырчы Иркә дә:

— Әнием кебек бик якын кешемне югалттым. Кирәк чакта орыша, вакытын белеп кенә мактап та ала иде. Бик авыр вакытларда, яшәргә көч калмаган чакларда таянычым булды. Эшлә, күтәр башыңны, барысын да җырлап кына җиңә аласың. Син җырларга тиеш, дип әйтә иде. Көн саен хәлемне белешә иде. Минем өчен бик авыр югалту бу… Мин бит берничә көнгә бик еракка киткән идем. Кайтып өлгерә аламмы икән, үкенечем булып калмасмы икән?.. Әле бит 9 нчы сентябрьдә генә Чаллыда “Татарча солянка”да эшләп кайттык.

Матурланып киткәнсең, Хәмдүнә апа, дим. Өйдә ятып арыдым, Аллага шөкер концертларга юлны ачтылар дигән иде. Кәефе дә яхшы, китабым чыга дип сөенеп йөргән иде. Бөтен кеше белән сөйләшә, аның кешене бүлү, аеру гадәте булмады. Билет сатучы, идән җыештыручы белән дә, зур җитәкчеләр белән дә бердәй тигез күреп сөйләшә белде. Хәмдүнә апа, әйдә чәчеңне ясыйк инде дигәч, үзем ясыйм мин аны, сөйләшим әле халык белән дип, куып дигәндәй җибәрде. Шулкадәр аралашуга сусаган иде инде. Берзаман күрәм, чәчен ясатырга кереп утырган. Кай арада өлгерәсең дип, мактап алгач, күңеле булган иде инде. Ярата идем. Дөресен бәреп әйткәне, беркемнән дә курыкмавы, бөтен кешеләрне тиң күргәне, яшь җырчыларны канаты астына алганы өчен. Зур югалту бу. Хәзер шәрран ярып үз фикерен әйтүче, дөреслекне күрә белүче кеше калмады да кебек.

Гөлинә Гыймадова


3 фикер

  1. Кургэзмэ, пафос, икейозлелэр куп шул эстрадада хэзер..
    Атказанган нар, АТКАЗАНМАГАН нар гайбэт, пычрак таркатучылар!

  2. Бәйләндегез инде шул бер атказанмаганга. Шул «атказанмаган» легендар ире белән тарихка кереп калачак. Башкалар онытылачак. Чөнки бөтенесе дә бер төрле.

Фикер өстәү