Казанда җырчы Хәмдүнә Тимергалиева белән хушлаштылар: «Исән чакта бүләк итмәгәнмен, җәсәденә чәчәк күтәреп барам»

Ул халыкның ихлас яратуын тоеп китте. Татарстанның, хәзер инде Башкортстанның да халык артисты Хәмдүнә Тимергалиеваны соңгы юлга  озатырга төрле һөнәр ияләре, яше-карты җыелган иде. Яраткан җырчыбыз нәкъ исән чактагыча тагын халкын бер йодрыкка туплады. Соң мәртәбә, соңгы тапкыр.

Халыкның зал тутырып килүе аның туганнарына да тәэсир итми калмады. Абыйсы Фәнәви, сөйләве бик авыр булса да,  халыкка ихлас рәхмәтен җиткерде:

– Шушындый авыр вакытта, Татарстанда, Башкортстанда җырны, моңны, кеше кадерен белгән халык булганын тою җанга ниндидер рәхәтлек бирә. Кулыннан килгән кеше бу халыкка хезмәт итәргә тиеш. Хәмдүнә шушы зур халыкка хезмәт итүе белән бәхетле булган ул. Аны үз кызыгыз кебек кабул иткәнегез өчен, сәләтен күрсәтергә ирек биргәнегез, ярдәм иткәнегез өчен зур рәхмәт сезгә.

Фәнәви абый сеңлесен эчкерсез җан дип искә алды:

– Без алты туган идек, менә сирәгәябез инде. Кыз туганнарым бишәү, ир бала мин берүзем. Хәмдүнә ярдәмчел булды, таныш булмаган кешегә дә булыша иде. Юлда төрле хәлләр була бит, үзе гел юлда йөргәнгә, юлдагыларга бигрәк игътибарлы булды.

Фәнәви абыйга карап, Сәетгали абый балаларының киң һәм саф күңелле булуларына тагын бер кат инанасың. Бернинди үпкә, бернинди кеше тикшерү юк. Ул  зур халыкка хезмәт иткән һәм шуның белән бәхетле булган. Чыны шул бит. Хәзер инде җырчыга төрле бүләкләр, мактаулы исем, премияләрнең кирәге юк. Ә бүләкләрнең шактый буласы булган икән. Башкортстан мәдәният министрының беренче урынбасары Ранис Алтынбаев җырчыга халык исеме бирелү турында хәбәр итте һәм әлеге бүләкне җырчының аяк очларына салды. Борай районы башлыгы урынбасары Гомер Нуртдинов исә район үзәгендәге бер урамга җырчы исемен бирәчәкләре турында әйтте.

Соңга калган бүләкләр бу гына түгел. Ул Илһам Шакиров премиясенә дә  кандидат булган, мәрасимне алып барган Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев әйтүенчә,  ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан медальгә дә тәкъдим иткәннәр. “Алып өлгерә алмады. Ләкин аның эше, җыры мәңгелек”, – диде Шәйхразыев.

Татар дәүләт филармониясе сәнгать җитәкчесе Айдар Фәйзрахманов та үзенчә хаклы. Бәлки, алар иртәрәк кирәк булгандыр:

– Кайгылы ел. Милләтебезнең шөһрәтле уллары, кызлары берәм-берәм китеп баралар. Шатлыгы да, кайгысы да безне берләштерә икән. Яраткан җырчысы белән хушлашырга  зал тутырып килгән халык – шуның бер күрсәткече. Монда Хәмдүнәнең яраткан тамашачысы, хезмәттәшләре, яшьләр җыелган. Хәмдүнә яшьләрне яратты, cәнгать юлына басканда ярдәм кулы сузды. Уйлаганын туры итеп, әмма кешене рәнҗетмичә әйтә белде. Хәмдүнә – безнең барыбызның да иң кадерле җырчысы. Мин дә хезмәтемне аның белән бер тирәдә башлап җибәргән идем, һәрбер җырын нәкъ гади тамашачы кебек, яратып кабул итә идем. Ул татар халкының бик күп югалган җырларын янәдән кайтара алды. Бу – бик бәхетле җырчы язмышы. Чөнки җырчы милләтенең аһәңен үзенең халкына, тугандаш башкорт халкына  җиткерә ала икән, бу – бик зур казаныш. Бүген без аңа халык исеме бирелү турында белдек. Бәлки, бу исемнәрне иртәрәк, җырчы исән вакытта җиткерү кирәк булгандыр. Безнең күңелдә  үкенеч калды. Илһам Шакировка бюст ачканда, филармония директоры Кадим Нуруллин белән аңа Илһам Шакиров премиясенә кандидат итеп тәкъдим иткәнне әйткән идек. Ул аны шулкадәр шатланып  кабул итте. Әмма язмыштан узмыш юк шул.

Җырчылар күп, әмма барысы да халыкның сөйкемле сөягенә әйләнә алмый. Ул  халыкныкы иде. Һәм аны халык тыңлады. Шагыйрә Нәҗибә Сафина әнә шулай диде:

– 7 нче сыйныфта укыгандамы икән, Яңавыл районында җыр бәйгесендә катнаштык. Мин дә мәктәптә җырчы булып саналып йөри идем, бар дигәч, бардым инде. Яңавыл районы оештыргач, сәхнәгә иң беренче мине чакырдылар. Бәләкәй генә бинада, бәләкәй генә тавыш белән “Матур булсын бу тормыш” дип җырлап бирдем. Жюриның бер дә исе китмәде. Чиратта Борай районы вәкиле, диделәр. Шунда озын буйлы, озын итәкле бер кыз килеп керде. Мари кызыдыр дип тә  уйлап куйган идем ул чакта. Жюри да, бу да җырласа инде, дигәндәй, елмаеп куйды. Кыз көттереп тормады, “Таң нуры”н җырлады. Шул чакны барыбыз да, мәктәптә укыган балада андый олы тавыш буламы икән дип, шаккатып тыңладык. Әйтерсең лә, түшәмнәр күтәрелде, диварлар чигенде. Зур залда бер җырчы кыз бала гына торып калды. Шунда үземә, бервакытта да җырламаячакмын, дип вәгъдә бирдем. Мине кем тыңласын? Хәмдүнәне исә халкы тыңлады һәм тыңлаячаклар да.

Яшьләр яратсын өчен нинди сыйфатларга ия булырга кирәк икән? Сере бик гади, ди Элвин Грей-Радик Юлъякшин:

– Хәмдүнә апага яратам дип әйтә идем. Ул да миңа гел яратам диде. Монда бернинди сер юк. Ул яшьләрне хөрмәт итте. Без аны шуның өчен якын иттек. Бер атна элек кенә сагынып шалтыраткан идем. Нишләптер хәлен беләсем килде. Елмаешып-көлешеп сөйләштек, ә бүген менә шундый хәл… Безнең эстрадада турысын әйткән, дөресен сөйләгән һәм яшьләрне хөрмәт иткән кеше башка юк та инде. Чын кеше китеп барды.

Башкортстаннан Илһам Вәлиев тә җырчы белән хушлашырга килгән иде:

– Без – аның җырларын тыңлап үскән буын. Ул исә, төрле өлкәләргә карасак та, безнең иҗатны күзәтеп барды. Шулкадәр җанга якын, көчле ихтыярлы кеше иде. Көчле дим, чөнки безнең белән гел юлда булды. Кайчак автобуста меңәр чакрым юл үтә идек. Без арып бетәбез, ул исә беркайчан да сер бирмәде, зарланмады. Юл газапларын безнең белән күтәрде. Чәчәк алып торганда, исән чакта чәчәк бүләк итмәгәнмен, җәсәденә чәчәк күтәреп барам дигән үкенеч туды. Кеше киткәч, үкенечләр күп кала…

Татарстанның атказанган җырчысы Рөстәм Асаев исә аның яшьләр гөрләтеп җырламый, мияу-мияу дип кенә зәгыйфь җырлыйлар дип борчылганын, Марсель Вәгыйзов Америкага барырга хыялланганын искә алды.

Татарстанның атказанган артисты Гөлдания Хәйруллина исә кеше белән бик тиз уртак тел табуын, гадилеген телгә алды:

– Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленә  бер вакыттарак эшкә урнаштык. Без аның белән  бик тиз уртак тел таптык. Минем өчен ул – танылган зур шәхес, ә үзен  шундый гади тотты. Аның белән аралашу – үзе бер гомер. Иң җылы истәлекләр булып күңелдә калды.

Композитор Резедә Әхиярова җырчының башкарган һәр җырга яңа яңгыраш бирә алуы, төсмерләргә баетуы турында сөйләде:

– Беренче тапкыр радиодан аның “Җомга”сын ишеттем. Ул аны шулкадәр күңелгә үткәреп башкарды, хәтта бу җыр инде билгеле булса да, аны яңа яктан ачты. Без музыканың төрле өлкәләрендә эшләдек. Әмма ул мәдәниятнең һәрбер өлкәсеннән хәбәрдар булды.

Зарланмады. Егылганга таяныч була белде. Бусы – Илсөя Бәдретдинова сүзләре:

– Иҗатымның башы бик четерекле иде. Мондый җырларны җырлама, татар эстрадасы андый булырга тиеш түгел, дип әйтүчеләр аз булмады. Шул чакта Хәмдүнә апа, татар эстрадасының нинди булырга тиешлеген еллар күрсәтер, һәр кешене тыңлап утырсаң, бөтенләй сәхнәгә чыкмаслык буласың дип, үз сүзен әйтте. Ул безнең  бөтенебезне җыеп, туплап торучы иде. Соңгы көннәренә кадәр  үкчәле туфли киде, тамашачы алдына ямьсез чыгарга ярамый, үзегезне карап йөрегез, дип әйтә иде. Яше дә бар иде бит, юкса. Алай да, концерт буласы көнне барыбыздан алда килеп, иң соңгы чыгыш ясаса да, өстен-башын карап, әзер булып тора иде. Беркемнән зарланганы булмады. Күпме аралашып та, кеше сөйләгәнен ишетмәдем. Ул бөтенебезне ярата иде. Утыртып сүгә дә белә иде. Аны да кеше алдында эшләмәде. Канатландырып җибәрер өчен, һәрбер артист турында матур сүзләр дә әйтә белде.

Сөйкемле сөягебез бакыйлыкка җиңел үлем белән китте. Тау кадәрле эш, игелек һәм укучылар калдырып китте. Аны хөрмәт иткән җырчылар күркәм сыйфатларын үзләрендә үстерер, иншалла. Искә алуыбыз рухына дога булып барсын.

Яраткан җырчыбыз Казанның “Курган” комплексында җирләнде.

Гөлинә Гыймадова


Фикер өстәү