Рөстәм Миңнеханов Россия мәдәният министры Ольга Любимовага медаль тапшырды

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә Россия Федерациясе мәдәният министры Ольга Любимова белән очрашты.

Министрның Казанга эшлекле сәфәр кылды. Безгә ул сәүдә-икътисади, фәнни-техник һәм гуманитар хезмәттәшлек буенча Россия-Кыргызстан хөкүмәтара комиссиясе утырышында, шулай ук Татарстан Президенты каршындагы Мәдәният һәм сәнгать советы утырышында катнашуы өчен килде.  Федераль министр Казан Кремленең мактаулы кунаклар китабына республика турында җылы сүзләр язып калдырды.

Очрашу барышында Ольга Любимова һәм Рөстәм Миңнеханов төбәкләр дәрәҗәсендә мәдәниятне алга таба үстерү, мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә кадрлар әзерләү, шулай  ук “Мәдәният” илкүләм проектын тормышка ашыру мәсьәләләре буенча фикер алышты.

Рөстәм Миңнеханов Россия мәдәният министрына Татарстан Республикасы дәүләт бүләген – “Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы оештырылуга 100 ел” медален тапшырды.


Фикер өстәү