Рөстәм Миңнеханов Хәмдүнә Тимергалиеваның якыннарының кайгысын уртаклашты

Татарстанның халык артисты Хәмдүнә Тимергалиева вафат булу сәбәпле, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов аның якыннарының һәм туганнарының кайгысын уртаклашты. Кайгынамәне Президент инстаграмда урнаштырган.

– Татарстан һәм татар дөньясы бүген зур югалту кичерде. Республиканың халык артисты, иң популяр һәм иң халыкчан татар җырчыларының берсе Хәмдүнә Тимергалиева вафат булды. Аның иҗатын күпләгән буын вәкилләре яратып тыңлады. Яраткан җырчыбызның авыр туфрагы җиңел булсын. Туганнарының һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз.

 

https://www.instagram.com/p/CFHX6KgFsw9/?utm_source=ig_embed


Фикер өстәү