Хәмдүнә Тимергалиевага Башкортстанның халык артисты исеме бирелүен бүген генә хәбәр иткәннәр

Илһам Шәриф Хәмдүнә Тимергалиевага Башкортстанның халык артисты исеме бирелүен раслады.

— Документны электрон почтага бүген иртән жибәрделәр. Башкортстан ягыннан. Дөресен әйткәндә минем аны ачып карарга да вакытым юк. Менә әле Хәмдүнә апа янында утырам, шуны әйтеп шатландыра да алмадым сине, — дим.

10 февральдә исем бирелгән, бүген генә хәбәр иттеләр. Хәмдүнә апа ничә буын җырчы тәрбияләгән кеше ул. Игътибарсызлыкка үпкәсе дә бар иде, — ди Илһам Шәриф.


Фикер өстәү