Концерт залларында тамашачылар күбәергә мөмкин

Татарстанда эпидемиологик хәлләр уңай булган очракта, кинотеатрлар, концерт залларында, башка объектларда тамашачылар саны 70 процентка җиткерелергә мөмкин. “Залларда тамашачылар санын арттыру мәсьәләсен караячакбыз. Әлегә аларны 50 процентка гына тутыру рөхсәт ителсә, алга таба бу күрсәткечне 70 процентка җиткерү тәкъдиме белән чыгарга мөмкинбез”, – дигән матбугат конференциясендә “Роспотребнадзор” Татарстан буенча идарәсе башлыгы урынбасары Любовь Авдонина. Шул ук вакытта ул, көннәр суыту белән грипп һәм ОРВИ сезоны башланасын күздә тотып, чикләүләрне бөтенләй үк алырга ярамавын искәрткән.
Хәзерге вакытта кинотеатрлар, концерт заллары тамашачылар белән күп дигәндә яртылаш кына тулы булырга тиеш.


Фикер өстәү