Чәчкәләрнең кышын да кирәге бар

Җәе буе бакчада күзне иркәләп торган күпьеллык чәчәкләрне кышка әзерләр вакытлар җитеп килә. Шул уңайдан «Серле сандык» сәхифәсен укучыларга киңәшләр тупладык.

Гөлчәчәк (роза)

Күпләр гөлчәчәкләр кышны исән чыкмый дип зарлана. Күпчелеге кышын туңа, шуңа да шытмый. Кышка әзерләп калдыруны сабакларын кисүдән башлыйлар. Аның сабагын 25 – 30 см калдырып кисәсе. Гөлчәчәкнең тирә-ягын коры черемә белән күмәргә кирәк (яисә пычкы оны). Гомумән, гөлчәчәк җылыда торсын өчен чарасын күрү әһәмиятле.

Шунысы да бар: бу чәчәкне бик иртә каплап куярга да ярамый. Гөлчәчәк әле 5 градуслы салкыннарда исән чыга ала. Тышта төнлә дә, көндез дә һава торышы түбән температурада сакланганда аларны ябарга кирәк. Гөлчәчәкне агач тартмачыклар белән каплап, өстен пленка белән урап, кырыйларын кирпеч белән бастырырга киңәш ителә. Чәчәк бу вакытта үсмәсә дә, сулый.

Чәчәккә көз айларында тимер купоросы яисә бордо сыекчасы сибү дә хәерле. Бу гөлчәчәкләрнең чыдамлыгын арттырачак.

Гөлчәчәкне җылытып торучы материал итеп крафт кәгазь, пленка, капчык, синтетик җылыткычлар (лутрасил, агроволокно) кулланырга мөмкин.

Гладиолус 

Гладиолусларны кышка әзерләү берничә гади адымнан тора. Август ахырында чәчәк атуы бетә инде аның. Шуңа күрә гладиолусның чәчәк ату урыннарын яфрак кына утырып калырлык итеп кисәләр.

Гладиолусның суганчаларын казып алырга кирәк булыр. Иң яхшысы – моны коры һәм кояшлы көнне эшләү. Суганчаларны картон, агач тартмачыкларда, тукыма капчыкларда сакларга мөмкин.

Гладиолусларның суганчаларын казып алганнан соң, җентекләп карарга кирәк. Зыян күргән яисә бозылганнарын ташлыйсы булыр. Таза суганчаларны пычрактан чистартып, сабынлы суда юарга яисә марганцовка эремәсендә чайкарга кирәк.

Аннан суганчаларны киптерәбез. Яхшы җилләнә торган урында киптерү мөһим. Җиде көн дәвамында суганчалар 28 – 30 градус җылылыкта кибәргә тиеш. Аннан 30 көн дәвамында 18 – 20 градус җылылыкта саклыйбыз. Мондый мөмкинлек юк икән, 60 көн буе өй температурасы шартларында киптерәбез.

Саклау чараларының йомгаклау этабында суганчаларның кабыгын чистартабыз. Ләкин тулысынча чистартып бетермибез. Аннан соң суганчаларны тартмачыкларга таратып салабыз. «Бала» суганчаларны кәгазь пакетта сакларга киңәш ителә.

Якынча шушындый ук диярлек чараларны дәлия (георгин) чәчәге өчен дә кулланырга мөмкин. Аның тамырларын бакыр купоросы, марганцовка эремәсендә эшкәртеп алу зыян итмәс. Дәлия тамырларын да картон тартмачыкларда, кәгазь пакетларда сакларга ярый. Тамыр бүлбеләрен тезеп чыкканнан соң, өстенә ком яисә пычкы чүбе сибәргә дә була.


Дельфиниум 

Дельфиниум температураның 50 градуска кадәр түбәнәюен күтәрә ала, ләкин карның калын катламы астында калган очрагында гына. Кышның карсыз һәм коры килүен исәпкә алып, чәчәкне кышка әзерләргә кирәк. Дельфиниум чәчәк атып бетергәч, сабын 15 см чамасы биеклектә калдырып кисәргә кирәк. Кисемнәргә балчык белән сылагыз. Бу сабак эченә су кермәсен өчен кирәк. Суыклар килүгә чәчәкләрне чыршы, нарат һәм башка ылыслы агачларның ботаклары белән каплагыз.

Флокс 

Бу нәфис чәчәкләрне салкыннар башланганчы ук 5 – 10 см биеклектә калырлык итеп кисәләр. Тамырларына черемә яисә компост кертәләр, мүлчә буларак торф кулланалар. Кар күп булмаган кыш айларында, җир инде туңып өлгергәч, флокс куакларына берәр чиләк бакча туфрагы салалар, өстен исә камыш яисә ылыслы агач ботаклары белән каплыйлар.

Флоксларны һава үткәрүчән материаллар (пленка, рубероид, линолеум) белән капларга ярамый. Һава һәм дымның озак вакыт булмавы үсемлекнең черүенә китерәчәк.

Хризантема

Кышны хризантема исән чыксын өчен берничә ысул кулланырга мөмкин: аларны ачык грунтта калдыру, чүлмәк яки базга утырту, теплицада яки балконда да урнаштыру хәерле булыр.

Хризантеманы кышка кисәргә кирәк. Моны ул тулысынча чәчәк атып бетергәч эшлисе. Кискәндә дезинфекцияләнгән яисә марганцовка эремәсендә торган секатор кулланыгыз.

Чәчәк сабакларын җир өстеннән 15 см итеп кисегез. Аннары үсемлекне черемә, салам һәм ылыслы ботаклар белән каплагыз. Киселгән ботакларны яндырырга киңәш ителә. Аларда корткычлар яки инфекция булуы мөмкин.


Фикер өстәү