Май килде: бакчага чыгабыз

Май башы – бакчада зур җыештыру чоры. Бар чүп-чарны җыеп читкә чыгарабыз, тирә-якны чистартабыз. Теплица, парникларны да тәртипкә китерәбез, пыялаларын юабыз. Бакча инвентарьларына да күз салабыз. Хәзер инде төп эшләргә күчсәк тә була.

*Бакчадагы туфракны гел йомшартып, чүп үләннәрдән арындырып торыгыз, аларга орлыкланырга юл куймагыз.

*Куаклар, җимеш агачлары, күпьеллык чәчәкләрнең төпләрен мүлчәләргә кирәк. Моны яңа компост, черемә, яхшы бакча туфрагы белән эшләргә мөмкин. Мүлчә туфрак составын яхшырта һәм яхшы ашлама булып тора, анда үсемлекләргә кирәкле барлык матдәләр дә диярлек бар.

*Май аенда төрле корткычлар һәм бакчада очрый торган чирләргә каршы көрәш алып бару мөһим. Җимеш агачлары һәм куакларын химик препаратлар белән соңгы чиктә генә эшкәртергә киңәш ителә. Агачлар чәчәк аткан вакытта, бал кортларын харап итмәү өчен, агулы химикатларны кулланмагыз.

*Тәҗрибәле бакчачылар зарарсызландырыр өчен ылыслылар, тузганак, тырнакгөл, сарымсак, гәрчис һәм башка үсемлекләрнең төнәтмәләрен файдаланалар.

Май – яшелчәләр һәм төрле декоратив культураларны утырту чоры.

Әби-бабайларыбыз орлыкны туфрак җылынгач кына җир куенына иңдергәннәр. Салкын туфракта аларга «салкын тия», авыруга бирешәләр дип фаразлана. Шуңа күрә бу эш һава торышына бәйле.

Яшелчә культураларын якынча халык сынамышларына нигезләнеп утырталар:

*Чаганнарда алкалар күренгәч тә, чөгендер утырталар;

*Усак чәчәк атуга – кишер чәчәр вакыт җитә;

*Каеннарда яфраклар күренүгә – бәрәңге утырталар.

Май аенда помидор һәм башка үсентеләрне тәрбияләү дәвам итә. Шулай ук кыяр, карбыз, кавын орлыкларын үсенте өчен савытларга утыртыгыз.

Май ахырында бакчага утыртылачак яшелчә үсентеләре өчен түтәл әзерләү вакыты җитә. Үсентеләрнең бер өлешен, салкыннар кабатланганда каплау мөмкинлеген булдырып, ай ахырына таба бакчага утырта башласагыз да була.

Агачлар һәм куаклар

Май башында ботакларны сирәкләү эшен тәмамларга кирәк. Шулай ук азотлы ашламалар да кертергә вакыт җитә. Аларны ике тапкыр сиптерү киңәш ителә: беренчесе әле уянырга өлгермәгән бөреләргә һәм икенчегә – корткычлардан котылу өчен чәчәкләрнең алсу бутон фазасында. Агач һәм куаклар утыртасыгыз булса, бу эшне соңга калдырмагыз.

Майда көздән туфракка күмеп куелган виноградларны ачалар. Аларның ботакларын бераз гына күтәртеп куялар, кипкәннән соң 3 процентлы нитрофен белән эшкәртәләр. Әлеге препарат белән виноградларның төпләрен дә эшкәртегез.

Кура җиләгегез елның-елында зур уңыш биреп сөендерәме? Җәен уңыш аларны сындырмасын һәм җиргә имәсен өчен кура җиләк ботакларын бәйләп куялар.

Бакча җиләге түтәлләрен ныклап эшкәртегез. Узганелдан калган, искергән, картайган, зарарланган, җимеш бирергә өлгергән ботакларны, тамыр җибәрергә өлгергән мыекларны, яфракларны җыеп алыгыз. Рәт араларын йомшартыгыз һәм ашлагыз. Туфракны йомшарту алдыннан мочевина (100 кв м җиргә 2,5-3 кг. күләмендә) яки аммиак селитрасы (100 кв м җиргә 3-4 кг.) кертергә киңәш ителә. Ашламаларны туфракка, рәт араларына кертәләр һәм черемә, торф, синтетик пленка белән мүлчәлиләр.

Май аенда еш кына кырау төшщ, шуңа да һава шартларының үзгәрүен күзәтеп торырга кирәк. Мәсәлән, кырау төшәсе булса, төтен учаклары ягарга мөмкин, бу җимеш агачларының чәчәкләрен суыктан саклаячак. Төтәсләүне бакча җиләге түтәлләрендә дә башкарырга киңәш ителә. Әгәр кичләр салкын тора икән, бакча җиләге түтәлләрен тыгыз кәгазь яки гәзитләр белән ябарга киңәш ителә.

Язын суганчалы үсемлекләр иң тәүге чәчәкләр белән куандыра. Умырзаялар, крокуслар, нарцисс һәм лаләләр, декоратив суган – барсының да чәчәкләре бакчага нур өстиләр. Ләкин шуны онытырга ярамый: алар чәчәк атып беткәннән соң яфраклары табигый юл белән корырга тиеш. Шундый бакчаны ямьсезрәк күрсәтә торган урыннарны бу чорда яңа компост белән мүлчәләргә кирәк ди тәҗрибәле бакчачылар.

Әгәр дә сез роза куакларында яки җимеш агачларында гөмбәчек авыруы билгеләрен күрәсез икән (яфракларда һәм сабакларында тутык таплары яки кара нокталар, яисә корып барган ботаклар), махсус биологик контроль үткән препаратлар белән берничә тапкыр эшкәртегез.

Күпләр бакчага зур зыян салырга сәләтле әкәм-төкәмнәрдән зарлана. Алар да язын уяналар һәм дымлы көннәрдә үзләрен бакчада аеруча яхшы хис итәләр. Котылу юлы: әкәм-төкәмнәр яраткан урыннарга иске плитка куярга киңәш ителә. Шулар астына кереп тулачаклар һәм аларны җыеп алып юк итәсе генә кала.

Әгәр дә май ае коры торса, яшелчә культураларын, туфрак җилләгән саен, бу айда берничә тапкыр сугарырга туры килә, бигрәк тә кәбестә, кишер, чөгендер һ.б. культуралар сугаруга таләпчән. Әгәр дә бакча җиләге кишәрлекләрендә корып коелган бутоннар күрсәгез (аларны кура, бакча җиләге коңгызлары зарарлаган), җыеп алып яндырыгыз яисә кайнар суга салыгыз.

Бакчагыздан мул уңыш алырга насыйп булсын!

Фәния Әхмәтҗанова


Фикер өстәү