Рөстәм Миңнеханов X Республика ифтарында катнашты

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов X Республика ифтарда катнашты. Чара «Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәгендә узды.

Республика ифтары Татарстанда 2013 елдан бирле үткәрелә. Быел чарада 8 меңнән артык кеше катнашты. Чакырылган кунаклар арасында күп балалы һәм аз керемле гаиләләр, сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр, ятим балалар һәм башкалар бар иде. Шулай ук ифтарда дәүләт хакимияте органнары вәкилләре, дин һәм җәмәгать эшлеклеләре катнашты. Моннан тыш, оешмага күпсанлы волонтерлар да җәлеп ителде.

X Республика ифтары Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган иде. Катнашучылар өчен бай программа әзерләнгән иде: хаҗәтләр вәгазе, мөнәҗәтләр башкару, шулай ук хәләл-маркет эше һәм мөселман модасы күрсәтү.


Фикер өстәү