Бакчада ниләр эшләп өлгерергә?

Көзнең соңгы ае якынлаша. Бакча кар юрганы астында калганчы, соңгы эшләрне тәмамлап куясы бар. «Россельхозцентр» оешмасының Татарстандагы филиалы җитәкчесе урынбасары Гүзәл Хөсәенова әлеге чорга бәйле киңәшләрен бирде.

– Ноябрь башларында бакчадагы эшләрне тулысынча тәмамларга кирәк. Җиләк түтәлләрен, розаларны кисү-каплау, туфракка ашлама кертү чоры. Моңарчы өлгермәгәннәргә җимеш агачларының кирәкмәс ботакларын кисәргә мөмкин. Кискән урынны бакыр купоросы эремәсе белән эшкәртергә, ә инде «яра» зур булганда, бакча сумаласы сыларга.

Күпьеллык чәчәкләрне кышка әзерләү сабакларын кисүдән гыйбарәт. Флокс, аконит, эхинация сабакларын – җирдән 10 см, калганнарын 2–3 см  биеклектә калдырып кисегез. Кышка люпин, тырнак гөл, космея чәчеп калдырырга мөмкин.

Ә инде һава температурасы –8 градуска кадәр төшкәч, роза куакларын каплыйбыз. Яшь җимеш агачлары – алмагач, груша агачы кәүсәсен аскы өлешен кимерүчеләрдән саклау өчен, рубероид яки иске капрон оек белән чолгап куябыз. Ә куяннардан саклау өчен, кәүсәне ылыслы ботак белән бәйләп куюдан да яхшысы юк. Тик энәләре аска карап торсын. Персик, абрикос ише җылы яратучы агачларны кышка каплыйбыз.

Газонны кырку өчен бик уңайлы чор. Суыкларга хәтле чирәм үсәргә өлгермәячәк, димәк, өшемәячәк. Шул ук вакытта «пеләшләнгән» урыннарына чирәм чәчеп калдырырга мөмкин. Бөҗәкләр аны юкка чыгара алмый инде.

Зарарланган агач кайрыларын тимер щетка белән чистартабыз, болай эшләгәндә агач төбенә пленка җәелә. Чүпне бакчадан читкәрәк китеп яндырырга. Агачлардагы «яра»ларга бакча сумаласы сылыйбыз. Киләсе сезонда кортсыз алма-грушалар ашау өчен, җилсез аяз көндә агачларның эре ботаклары һәм кәүсәләренә 5 процентлы тимер купоросы эремәсе бөркибез.

Җимеш агачлары әйләнәсенә, кышкы карышлавыклар (пяденицы – соры яки саргылт төстәге корткыч күбәләкләр) агачка менмәсен өчен, җилем белән түгәрәкләр ясыйбыз. Җилем өчен 10 өлеш нарат сумаласы, 1,5 өлеш вазелин, 1,2 өлеш канифоль кирәк була. Корткычларны тоту өчен, агач кәүсәләренә «тозак»лар урнаштырабыз. Иң җайлысы – кәүсәне җирдән 30–60 сантиметр биеклектә 20–25 см киңлектәге ябышкак тасма белән урап бәйләү – җирдән менүче бөҗәкләр шунда ябышып калачак). Ноябрь ахырында, «тозак»ларны алып, кәүсәне агартабыз.

Валентина Семенова


Фикер өстәү