Татарстанда Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елының ябу тантанасы «Казан Экспо»да уза

3 ноябрьдә «Казан Экспо»да Халыклар бердәмлеге көнен үткәрү кысаларында Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елын ябу тантанасы узачак. Кунаклар берьюлы барлык халык бәйрәмнәрен тамаша кыла һәм декоратив-гамәли сәнгать осталарының эшләнмәләре урын алган зур күргәзмә белән таныша алачак. Төрки, славян һәм фин-угор халыклары бәйрәмнәренә багышланган интерактив күргәзмә төп композиция булачак.

Моннан тыш, декоратив-гамәли сәнгать осталары мастер-класс күрсәтер һәм IX «Россия халыкларының милли бәйрәмнәре» Бөтенроссия фотобәйгесе җиңүчеләренең эшләре урын алган күргәзмә тәкъдим ителер дип көтелә.

Мәйданчыкларның берсендә халык җырларын заманча яңгырашта ишетеп булачак.

Байбулат Батулланың «Ядәч! Истә!» фильмы актерлары картинаны төшерү тарихы хакында сөйләячәк һәм «Ядәч» татар халык уенын уйнаячак.

15.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр Шакиров исемендәге залда ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елын ябу уңаеннан тантаналы концерт була. Татарстанның барлык район-шәһәрләреннән килгән 500дән артык артист республикабызда яшәүче дистәләгән халыкның мәдәнияте белән таныштыручы вокаль, хореографик һәм инструменталь номерлар тәкъдим итәчәк.

 


Фикер өстәү