Казан аэропортында Россия халыклары бәйрәмнәренә багышланган фотокүргәзмә ачылды

Россия Көне уңаеннан Казан халыкара аэропортында илебез халыкларының милли бәйрәмнәренә багышланган фотокүргәзмә ачылды. Ул 22 июньгә кадәр эшлиячәк.

“Әлеге күргәзмәдә илебезнең никадәр кызыклы, никадәр күптөрле булуын күрергә мөмкин. Россиядә – 193, Татарстанда – 173 милләт вәкиле яши. Фотохезмәтләр халыкларның көнкүрешен, традицияләрен, мәдәниятен чагылдыра. Безнең гомуми бурыч – аларны саклап, киләчәк буыннарга тапшыру”, – дип билгеләп үтте Татарстан Президентының Эчке сәясәт мәсьәләләре буенча департаменты Илкүләм сәясәтне тормышка ашыру идарәсе башлыгы Данил Мостафин.

Фотокүргәзмәгә 2014 елдан 2021 елга кадәр “Россия халыкларының милли бәйрәмнәре” бәйгесендә илнең төрле төбәкләреннән җиңүчеләрнең хезмәтләре урнаштырылган. “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев әйтүенчә, хәзер инде яңа бәйге башланган.

“Озакламый Россия көнен билгеләп үтәчәкбез. Әлеге күргәзмәнең максаты – илебезнең бердәмлеген, халыклары санын, аларның үзенчәлекләрен күрсәтү. Фотокүргәзмәгә килүчеләр күпме халыкларның Россияне үзләренең йорты итеп санавын күрәчәкләр”, – дип билгеләп үтте Сәлимгәрәев.


Аның сүзләренә караганда, “Россия халыкларының милли бәйрәмнәре” бәйгесендә Россиянең төрле почмакларыннан бик күп кеше катнаша. Аэропортта күргәзмәнең бер өлеше генә урын алган. Тулысынча ул июнь азагында Якутиядә Татарстан көннәре кысаларында тәкъдим ителәчәк.


Фотокүргәзмәне ачу тантанасында татар биюләре, рус җырларыннан торган кечкенә генә концерт булды. Әлегә экспонатлар – аэропорт бинасының беренче катында. Соңрак алар кайтып төшү зонасына урнаштырылачак.


Фикер өстәү