«ВТ» бүләк уйната: әфган казаны Әлкигә кайтып китте

 Язылучыларыбыз арасында тандыр белән әфган казаны уйнату турында игълан иткән  идек.

Шушы көннәрдә берсенә нәтиҗә ясадык. Әфган казанын Әлки районының Аккош авылыннан Альбина  Хамәтшина отты.

Бүген бүләк хуҗасына кайтып китте. Әфган казанын, Альбина ханымның энесе килеп алды. Без исә аларны тагын бер кат котлыйбыз.

Калган укучыларга “ВТ”га язылып, квитанция күчермәсен безгә җибәреп, бәхетләрен сынап карарга киңәш итәбез. Бәлки тандыр нәкъ менә сезне көтәдер…

Нибары 423 сум: ташламалы бәядән «Ватаным Татарстан»га языл да бүләк от!


Фикер өстәү