Татарстанның халык артисты Фирая Әкбәровага “Фидакарь хезмәт өчен медале” тапшырганнар.
Әле шушы көннәрдә генә “ВТ” битләрендә артист белән интервью чыккан иде. Ул анда мондый сүзләр әйтә: “Гомумән, артисттан да тырыш халык юктыр ул дөньяда. Үзләрен гел яңа яктан сынап карый, алып баручы булып китә, укытучылык һөнәрен үзләштерә, тагын әллә нәрсәләр… Шунсыз дөнья алып барып булмый”, – ди. Бүгенге бүләк тырышлыкның бер нәтиҗәсе. Бездә аны чын күңелдән тәбрик итәбез!
Фирая Әкбәрова: «Ирем театр дигән үги баламны башта ук кабул итмәде…»