Түбән Камада беренче тапкыр “хәләл ярминкә” узды

Түбән Кама шәһәренең Халык иҗаты йорты фойесында шәһәр тарихында беренче тапкыр “Хәләл ярминкә” узды. Борынгы Болгарда ислам дине кабул ителүгә 1100 ел тулуга багышланган әлеге чарада Татарстанның җитмештән артык эшмәкәре катнашты.

Алар түбәнкамалыларга үзләре җитештергән халык хуҗалыгы товарлары һәм хезмәтләр тәкъдим итте. Яңгырлы һәм салкын булуга да карамастан, ярминкә иртәдән кичкә кадәр гөрләп торды. Әйтергә кирәк, сатучылар да, сатып алучылар да төрле милләт һәм конфессияләрдән иде. Ләкин бу ярминкә эшенә киртә булмады, киресенчә, аралашу, киңәшләшү, үткәннәрне искә төшерү форматында үтте. Өлкән буын авылларында уза торган базар көннәрен искә алды. Шуңа да бу чараны үткәннәрнең кайтавазы итеп кабул итәргә мөмкин иде. Шул вакытта сәүдә өлкәсендә заманча технологияләр дә кулланыла.

Ярминкәдә муниципаль район җитәкчелеге вәкилләре дә булды. Түбән Кама имам мөхтәсибе Салих хәзрәт Ибраһимов мондый ярминкәләр матур традицияләргә әйләнер дигән өметтә калуын әйтте, дип хәбәр итә Түбән Камадан Нурисә Габдуллина.


Фикер өстәү