Сөлге җыю, яулык җыю, «әрәпә»: Сабантуйга кайда, ничек бүләк җыялар?

Сабан туена бүләк җыюның үз тәртибе бар. Республика районнарында әлеге йоланы ничек үткәрәләр икән?

Балтач районының Чапшар авылы:

Балтач якларында Сабан туена бүләк җыю күренеше «Әрәпә» дип атала. Бала-чага, яшьләр һәр капка төбенә килеп җиткәч, шулай дип кычкыра. Хуҗабикәләр шуны ишетеп урамга чыгып бүләген тапшыра. Чапшар авылында, бәйрәм тагын да ямьлерәк булсын дип, быел хәтта икешәр ат җиккәннәр. Аллы-гөлле чуклар белән бизәлгән бахбайлар матурлык бәйгесенә барырга җыенганмыни?! Арбага менеп кунаклаган кечкенә балаларны бәхет баскан. Болай әле тагын кайчан урам әйләнерләр иде. Гармунчылар да берәү түгел, берничә. Капка төпләрендә әбиләр биеп, яшьлекләрен искә төшерә. Бу авылда «Чабата»ны бик оста бииләр.

Кукмара районының Мәмәшир авылы:

«Сөлге җыю» йоласына сәгате килеп җиткәч кенә түгел, кемнәрдер еллар буе әзерләнә. Ни өчен дигәндә, монда гадәт буенча киленнәр – чиккән сөлге, яшь кызлар кулъяулык бирергә тиеш. Кияүгә чыкмаган кыз яшәгән йортның капка төбенә килгән егетләр: «Чиккән кулъяулык» дип кычкыра. Кыз аны үзе теләгән егетнең биленә тагып куя. Яшь киленнәр сөлгене колгага үзләре бәйли. Оялчанракларына каенаналары булыша. Кыскасы, чигүче кызлар, кәләшләр авылның күрке булып тора. Элек халык оек, ситсылар бирсә,  юрган, табак-савыт ише әйберләр бүләк итә. Клуб мөдире Сүрия ханым, фәлән апаның биргән бүләге өчен, дип әйтүгә, бүләк җыючылар «ура» дип кычкыра. Авылда чәй куп, коймак пешереп сыйлаучы гаиләләр дә бар.

Тукай районының Борды авылы:

Монда яулык җыю йоласы алдан түгел, бәйрәмгә бер көн кала уза. Халык шулай гадәтләнгән. Бүләккә яулык, сөлгеләр, көнкүреш кирәк-яраклары, чәй сервизлары, хәтта әтәч, куян бирүчеләр дә бар икән. Йомырка да онытылмый. Анысы да уеннарда катнашучыларга эләгәчәк. Өлкәннәр ил-көнгә тынычлык теләк теләп, дога кылып, сөлгеләрен колгага үзләре бәйли. Яңа өйләнешкән парлар да бүләк әзерли. Бала-чагага күчтәнәч өләшәләр. Кемдер кәнфитләрне махсус җиргә чәчә икән. Балалар бер-берсен уздырып, мәш килеп шуны җыя.

Сәрия Мифтахова

 


Фикер өстәү