Сәяси репрессияләр корбаннарын искә алу көненә бәйле рәвештә Премьер-министр урынбасары Ләйлә Фазлыева Татарстанда яшәүчеләргә мөрәҗәгать белән чыкты

30 октябрь – Сәяси репрессияләр корбаннарын искә алу көне. Шуңа бәйле рәвештә Премьер-министр урынбасары Ләйлә Фазлыева Татарстанда яшәүчеләргә мөрәҗәгать белән чыкты.

“Илебез тарихындагы фаҗигале елларны искә төшергән кайгылы-сагышлы көн бу, — диелгән мөрәҗәгатьтә. – Миллионнарча кеше сәяси сәбәпләр буенча репрессияләргә дучар ителгән. Татарстан Республикасы Сәяси репрессияләр корбаннары хәтер китабының 28 томы “халык дошманы” тамгасыннан мәңгегә котылган 54 727 кешенең исемен кадерләп саклый.

Бу кешеләр төрмәләрдә, лагерьлар, сөргеннәрдә үтә катлаулы шартларда иң яхшы сыйфатларын, кешеләргә ышанычны һәм Ватанга мәхәббәтне саклап кала алган!

Безнең бурыч – һәрбер фактны, һәрбер кешенең истәлеген саклау, бу истәлекне балалар һәм оныкларыбызга, киләчәк буыннарга тапшыру, тарихыбыз сәхифәләрен бозып күрсәтүгә юл куймау.

Сәяси корбаннарны искә алу көнендә үткәрелүче тематик чаралар, акцияләр сәяси корбаннар истәлеген яшь буынның хәтеренә сеңдерүгә, Россия тарихыннан әһәмиятле сабаклар алырга өйрәтүгә юнәлдерелгән.

Гадел булмаган хөкемгә дучар ителеп тә, үзләренә ватанпәрвәрлек, кешелеклелек, горурлык хисләрен саклап калучыларның һәммәсенә озын гомер, нык сәламәтлек телим! Сезгә һәм якыннарыгызга иминлек, күңел күтәренкелеге һәм тынычлык насыйп итсен!”


Фикер өстәү