Минзифа Лотфуллина: «Дин халыкны берләштерә»

Яңа Чишмә районы Тубылгы Тау авылында яшәүче Минзифа Лотфуллина бик матур итеп мөнәҗәтләр укый.

– Мөнәҗәтләрне күптәннән әйтеп киләм. Аларны бергә дә, ялгыз гына да әйтәм. Бик яратам, аннан күңелемә тынычлык табам. Клубта оешкан ансамбль белән бөтен Татарстан буйлап йөреп чыктык инде.

Төрле бәйгеләрдә катнашып, алдынгы урыннар да алган Минзифа апа.

– Авылыбызда дин көчле. Халык мәчеткә дә күп җыела. Бер генә дини бәйрәм дә игътибардан читтә калмый. Балаларга лагерьлар да оештырабыз. Дин халыкны берләштерә. Туган белән туганны татулаштыра, ир белән хатынны берләштерә, – ди Минзифа Лотфуллина.

Моннан тыш авылда тагын бер бик күркәм бер матур гадәт бар икән: махсус ачылган счетка һәркем үзеннән өлеш чыгара. Бу эш билгеле бер вакытта гына түгел, ел дәвамында бара. Ә җыелган акчаларга авыл халкы җыелышып мәчеттә дини мәҗлесләр уздыра.


Фикер өстәү