Ленар Яшен өйләнгән һәм хатынын шигырь язарга өйрәтә: «Булышчы кирәк бит миңа»

Автор-башкаручы Ленар Яшен өйләнгән. Бу хакта ул «Ирек мәйданы»ны хәбәр иткән.

«Бүтән булмыйм гашыйк» дип җырлап йөри торгач, быел өйләнеп куйдым. Рәхәт икән (көлә). Тиң ярымны очраттым. Ләйсәнгә 23 яшь, Арча районы Шушмабаш авылы кызы. Балтачта яшибез. Туйда «Ләйсәнем» дигән җыр башкардым. Хатыным бик тыйнак, гади, минем капма-каршым. Шәфкать туташы. Әкренләп шигырь язарга өйрәтә башладым, булышчы кирәк бит миңа. Саундпродюсерлык белән дә шөгыльләнәм. Студиям бар, яңа җырлар язам» , дигән ул.

 


Фикер өстәү