Синоптиклар көчле җил һәм кырау турында кисәтә

Синоптиклар Татарстанда көчле җил һәм кырау турында кисәтә. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Синоптиклар фаразлавы буенча, 20 сентябрь киченнән дүшәмбе киченә кадәр һава шартларының начараюы көтелә.

21 сентябрьдә төнлә һәм көндез Республикада секундына 20 метр тизлектә көчле җил, урыны белән һава температурасы 0 градус, кырау булуы ихтимал.


Фикер өстәү