Галимнәр көн саен табыныбыздан төшмәскә тиешле иң арзан, шул ук вакытта иң файдалы җиде ризыкны атаган. Аларның әйтүенчә, дөрес туклану өчен күп акча кирәкми. Беренчедән, суган бу. Кызылы – бигрәк тә файдалы. Чөнки анда антиоксидантлар күп. Әлеге яшелчә бактерияләргә каршы үзенчәлекләргә ия. Анда витаминнар һәм файдалы матдәләр бихисап.
Кәбестә. Рактан саклый. Әмма шунысы бар: ашказаны авыртуларыннан интегүчеләргә аны чи килеш ашамау хәерле.
Бәрәңге. Организмны туклыклы матдәләр белән туендыра.
Тамыразыклар: чөгендер, кишер, пастернак. Аларда үсемлек җепселләре, углеводлар һәм минераллар күп.
Кузаклылар: нут, фасоль һәм ясмык (чечевица). Аксым һәм минералларга бик бай.
Эшкәртелмәгән ярма.
Йомырка. Табигый мультивитаминнар “келәте”.
Фото: pixabay.ru