Сугыш урлаган балачак…

Безнең Арча районында да  сугыш чоры балалары үзләренең күргәннәрен сөйли башласа, күзләреннән яшь китми, тыңлап утырып ирексездән безнең дә күзләр яшьләнә… Бүгенге язмам герое – Урта Бирәзә авылында яшәүче тыл ветераны Камалиева Мөнирә  апа.

Мөнирә апа тумышы белән Мамадыш районының Акчишмә авылыннан. 1931  елда җиде балалы гаиләдә җиденче бала булып дөньяга килгән. Әтисе мулла булган. Мөнирә апа балачагы, яшьлек еллары турында менә ниләр сөйли:

  • 1938 елда мулла булып хезмәт куйган әтиемне алып китеп ябып куялар. Мин 9 яшемнән эшли башладым. 4 класс белем алдым. Шул елларда бик авыр булды. Колхоз басуыннан өшегән бәрәңге җыеп кайта идек, ә әнием шул бәрәңгеләрдән  җиде күмәч пешерә торган иде. Көн саен бер күмәч исәбеннән, бер атнага җитәрлек күмәч була торган иде. Ә аның күләме хәзерге икмәкнең яртысы кадәр дә юктыр.  Өскә кияргә рәтле-юньле кием булмады, урманнан  чыбык-чабык җыеп кайтып мичкә яга идек. Әле ул чыбыкларны да кача-поса алып кайттык, чөнки урманчы карап кына тора иде. Әгәр алып кайтканны күрсә, кәнсәгә жалоба биреп, штраф түләттерә иде. Яшьли ФЗӨдә хезмәт куйдым. Әнием авырый башлагач, авылга кире кайттым һәм кырда эшләдем. Берничә елдан абый белән Ростов шәһәренә китеп, мотористка булып эшкә урнаштым. Шунда бер яшь, чибәр генә Азат исемле егет белән танышып, кавышып куйдык. Азат төп чыгышы белән Урта Бирәзә авылыныкы булгач, лаеклы ялга чыккач, бу авылга күченеп кайттык һәм  аның вафатына кадәр күп еллар бергә яшәдек. Бүген җиде баладан бер үзем исән», – дип сөйләгәндә, Мөнирә апа күз яшьләреннән тыела алмады…

Сүз уңаеннан, 2020  елның март аенда Урта Бирәзә авылы мәктәбендә укытучылар, укучылар һәм китапханәче белән берлектә тыл ветераны Мөнирә апа Камалиева белән очрашу булып узган иде. Әлеге очрашуда да Мөнирә апа безгә үз башыннан үткәннәрне сөйләде, ризыкның, гомернең, туганнарның кадерен белергә өндәде.

Зур Бирәзә авылы китапханәчесе Эльмира Равилова

Фото: pixabay.com


Фикер өстәү