Кече шәһәрләр һәм балалар театрларында 40 премьера куелачак

Авторлык хокукларын ничек тә бозмаска, кече шәһәрләр һәм балалар театрларына мөмкин кадәр ярдәм итәргә. “Бердәм Россия” партиясенең “Кече Ватан мәдәнияте” федераль партия проектына багышланган очрашуда кабаттан әнә шул һәм башка мәсьәләләр турында сөйләштеләр.

“Кече Ватан мәдәнияте” проекты  Россия төбәкләре мәдәниятен тотрыклы дәүләт ярдәме белән тәэмин итү өчен шартлар тудыруга, өстәмә белем бирү системасы аша балаларның һәм талантлы яшьләрнең иҗади сәләтләрен үстерү өчен мөмкинлекләр, балалар һәм яшүсмерләр өчен театрлар булдыруга, шулай ук авыл  мәдәният йортларының матди-техник базасын үстерүгә һәм яңартуга юнәлдерелгән. Моннан тыш, 2017 нче елдан бирле гамәлгә куелучы проект театрларга яңа, тәҗрибәле режиссерлар, читтән белгечләр җәлеп итү өчен дә мөмкинлек бирә.

Ел башында “Кече Ватан мәдәнияте”нең Татарстандагы координаторлары проект кысаларында республиканың алты дәүләт һәм ике муниципаль театрга 58 миллион 582 мең акча биреләчәге турында әйткән иде. Әлеге 58 миллион сумны Татарстанның алты дәүләт театры — Буа, Әлмәт, Түбән Кама, Минзәлә, Бөгелмә һәм Әтнә театрлары һәм ике муниципаль – Яшел Үзән музыкаль театры һәм Түбән Кама яшь тамашачы театры бүлешәчәге дә алдан әйтелде. “Кече Ватан мәдәнияте”нең бер тармагы булган “Театр – балаларга” проектында катнашучы дүрт балалар театрына да якынча 30 миллион сум бирелергә тиеш иде. Нәтиҗәдә әлеге театрлар тарафыннан җыенысы 40 премьера тәкъдим ителергә тиеш иде. Проект рәисе Юлия Адгамова сүзләренчә, билгеле сәбәпләр аркасында, бүгенгә премьераларның барысы да куелып бетмәгән:

– “Театр – балаларга”, “Кече шәһәрләр театры” проектлары аеруча зур кызыксыну уятты, Татарстан театрларына яшь режиссерларны җәлеп итәргә мөмкинлек бирде, – дип сөйләде ул.

Быел тәүге тапкыр “Бердәм Россия”нең “Кече Ватан мәдәнияте” федераль   проекты кысаларында “Тантана–2020” театраль премиясендә номинантлар арасыннан ике актерга махсус приз бирелде. Әлеге приз ияләре – Әтнә театрыннан Рүзилә Мөхлисуллина һәм Чаллы курчак театрыннан Ева Минһаҗева очрашуда кабаттан билгеләп үтелде һәм рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.

Очрашуда авторлык хокуклары турында да сүз булды. Дөресрәге, аларның бозылуы турында.

– Бу мәсьәләдә театр – иң куркыныч өлкә. Спектакльләрнең форма һәм эчтәлек ягы гына түгел, музыкаль бизәлеше ягыннан да закон бозган очраклар җитәрлек. Әлеге проблема онлайн режимга күчкәч аеруча сизелә башлады. Безнең бурыч – моңа юл куймау.  Театрлар хокук объектлары белән гаять сак булырга тиеш, – дип сөйләде “Артпатент” авторлык хокукы җәмгыяте җитәкчесе Григорий Бусарев.

Лилия Гыймазова

 


Фикер өстәү