Декрет ялындагы әниләргә бушлай яңа һөнәр үзләштерү мөмкинлеге булачак

Декрет ялындагы Казан хатын-кызлары, курсларда бушлай белем алып, яңа һөнәр үзләштерә ала. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итте.

Яшь әниләргә маникюр, ЭВ һәм ВМ операторы, чәчтараш, кондитер, визажист, 1С кулланучысы: Предприятие, 1С кулланучысы: «Сәүдә белән идарә итү», бухгалтер һөнәрләрен үзләштерергә тәкъдим ителә, дип хәбәр итә Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге матбугат хезмәте.

Әлеге мөмкинлектән өч яшькә кадәрге баланы карау буенча ялда булган, хезмәт мөнәсәбәтләрендә торган һәм даими Казан пропискасына ия хатын-кызлар куллана ала.

Курслар төркемнәр җыелып беткәч ачылачак. Өстәмә мәгълүматны алу, шулай ук укырга язылу өчен +7(843)273-90-95 (Совет районы мәшгульлек үзәге) һәм +7(843)562-48-09 (шәһәр мәшгульлек үзәге) телефоннары буенча шалтыратырга мөмкин.


Фикер өстәү