Татарстанда декрет ялындагы әниләрне чәчтараш һөнәренә бушлай өйрәтәләр

Декрет ялында булган Казан әниләре чәчтараш һөнәрен бушлай үзләштерә алачак. Бу турыда Казан мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Хезмәт мөнәсәбәтләрендә торучы һәм Казанда даими пропискасы булган хатын-кызлар укый ала. Әлеге дәресләр өч яшькә кадәрге бала карау ялындагы хатын-кызлар өчен оештырылган.

Уку 5 октябрьдән 14 октябрьгә кадәр була. Курсларны узу өчен кирәкле документлар турында Казан халкын эш белән тәэмин итү үзәгендә +7(843)562-48-09 телефоны буенча белергә мөмкин


Фикер өстәү