Татарстандагы иң акчалы 5 һөнәрне атадылар

Татарстан Республикасы Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы бүген эш бирүчеләр тәкъдим иткән иң акчалы биш вакансияне атап үткән. “Дөресен әйтергә кирәк, акчалы һөнәр ияләре – бармак белән генә санарлык. Болар – очучылар һәм күчемсез милек буенча эшләүче риелторлар (хезмәт хакы – 300 мең сум чамасы), баш инженер (аена 200 мең), автотранспорт йөртүче (150 мең сум).

Моннан тыш квалификацияле монтажниклар аена 200 мең сумнан артыграк акча эшли”, – дигән хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү министры урынбасары Клара Таҗетдинова.
Сүз уңаеннан, бүгенгә республиканың халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 77,7 мең эшсезнең рәсми теркәлүен искәртик. Бу – узган атнадагыга караганда 433 кешегә кимрәк. Тулаем алганда, төбәкнең хезмәт базарында 12 мең атамадагы һөнәр буенча 42 мең вакантлы эш урыны исәпләнелә. Республикада уртача хезмәт хакы 38 мең сум тәшкил итә.


Фикер өстәү