Хезмәткә түләүнең минималь күләмен һәм яшәү минимумын яңача исәпләргә тәкъдим иткәннәр

Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы яшәү минимумын һәм хезмәткә түләүнең минималь күләмен (МРОТ) яңача исәпли башларга ниятли, дип яза “Коммерсант”.

Газета мәгълүматларына караганда, министрлык 2021 елдан яшәү минимумы күләмен куллану “кәрҗине” (яшәү өчен иң кирәкле товарлар, дигән сүз) бәясеннән чыгып түгел, ә җан башына туры килә торган уртача керемнең бер өлеше (44,2 проценты) буларак билгеләргә тәкъдим итә. Шул ук вакытта яшәү минимумының – эшкә сәләтле халык өчен бу күрсәткечнең 109 процентын, балалар өчен – 97 процентын, пенсионерлар өчен – 86 процентын тәшкил итүе күздә тотыла.
Министрлык шулай ук МРОТ күләмен 2026 елга кадәр Россиядәге уртача хезмәт хакының 42 проценты күләмендә билгеләүне тәкъдим итә.
Газета.руда билгеләп үтелгәнчә, бу җәһәттән төзәтмәләр тиешле ике федераль законга тәкъдим ителеп, 23 сентябрьдә узган Хөкүмәт утырышында хупланган да инде.


Фикер өстәү