Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның республика парламентына еллык Юлламасы чыгышы башланып китте.
Чарада Татарстан Хөкүмәте әгъзалары, район, оешма-предприятиеләр җитәкчеләре, җәмәгатьчелек вәкилләрен чакырылган. Залда барлыгы 100 депутат һәм чакырылган 670 кеше катнашачак. Турыдан-туры теле- һәм радиотрансляция оештырылган.