Акчаның да исе бар

Дөньяның фонд базарын соңгы көннәрдә ике давыл тетрәтә. Иң башта, «акча юдыру» җәнҗалы купканнан соң, санкция астындагы акчаны «химчистка» аша уздырган Европа банкларының акцияләре түбәнгә очты. Журналист-тикшерүчеләрнең халыкара консорциумы яшерен мәгълүматларны планета буйлап тарата башлагач, шул мәгълүм булды: зур гына һәм ышанычлы дип саналган банклар «пычрак» акчадан баш тартмый икән. «Акчаның исе юк» дигән кагыйдәгә таяналар, димәк.

Җинаятьчел акчаны «мунча кертү» буенча чемпион дип Deutsche Bank табылды. 2 триллион доллардан артык «пычрак» акчаның 1,3 триллионы шул банкта «юдырылган» икән. Мәсәлән, «Сургутнефтегаз»ның 430 миллион доллар акчасын – санкцияләр астындагы капиталны немец банкы күз дә йоммыйча үз хисаплары аша күчергән. Менә шундый бихисап нечкәлекләр игълан ителү белән,  Deutsche Bank акцияләре зур тизлектә түбәнгә очты. Дүрт сәгать эчендә югалту миллиард евродан ашып китте. «Акча юдыручы» дип табылган башка европалы банклар да фонд базарында күп акча югалтты.

Инвесторларны икенче зур югалту Бөекбританиядән коронавирусның яңа дулкыны сәбәпле тагын локдаун – карантин игълан итүгә җыенулары турындагы яңалык белән бәйле рәвештә көтә иде. Язгы карантинны барыбыз да яхшы хәтерли. Икътисадның җелеген суыра, миллиардларны акчасыз калдыра торган яңа бикләнүне дөнья икътисады күтәрә алмаячак. Менә шундый курку фонында спекулянтлар дүшәмбе көнне Азия, Европа һәм АКШ базарларында акцияләрне түбәнгә чөйде. Тулы булмаган бер сәүдә көнендә триллион долларлап акча куыклардан чыгып очты. Немец DAXы 4,4 процентка очсызланды. Французларның CAC 40 һәм итальяннарның FTSE MIB индекслары 3,8 процент кыйммәтләреннән колак какты. Россиянең РТС индекслары 3,9 процентка түбәнәйде. ММВБ биржасының югалтуы 3 процентка тигез. Океан артындагы бәяләр дә якынча шул чама төштеләр. Спот-базарда алтын бәясе 3,5 процентка кимеде. Палладий, платина күп акча югалтты, көмеш ике урынлы сан белән очсызланды – 11 процентка арзанайды. Акча саклау өчен кыйммәтле металлар сатып алу отышлы була башлады. Болар кәгазь акцияләр генә түгел, аларның кыйммәте дөнья базарлары тулысынча җимерелгәндә дә  барыбер күпмедер сакланчак.

Биржа түнтәрелеше март аендагы хәвефне хәтерләтсә дә, инвесторлар (спекулянтлар дип әйтсәк дөресрәк булыр) алай нык курыкмый. Яңа биржа күтәрелешенә өметләнәләр. Бөтен дөньяда үзәк банклар узышып акча басканда, куыклар шиңмәячәк. Станоклардан коелган кәгазь акча тулысынча диярлек «куыкларга» инвестицияләнәчәк әлегә. Олигархлар баюны дәвам итәр, киң халык массалары бөлү һәм ачлык ягына таба авышыр. Әмма биржада кәгазьләр белән сәүдә итү торган саен хәвефлерәк була бара. Җәнҗаллар тик торганда гына купмый. Икътисадның тектоник плитәләре бик тотрыксыз. Астан көчлерәк бер төртү булса, бөтен планетада, «куыклар» шартлап, акча күккә очачак.

                                                        Рәшит Фәтхахманов


Фикер өстәү