Рөстәм Миңнеханов: «Татарстан – яшәү өчен иң яхшы урыннарның берсе санала. Бу – безнең горурлык»

Бүген VI чакырылыш Татарстан Дәүләт Советыныңың берьюлы ике утырышы була. Парламентның 14 нче утырышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Дәүләт Советына еллык Юллама белән чыгыш ясый.

Чара Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында башланып китте.

Татарстанның Дәүләт Советы җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин утырышны башлап җибәрде.

Дәүләт Советы депутатларыннан тыш залда республика хөкүмәте, җирле башкарма хакимияте органнары вәкилләре, сенаторлар һәм Татарстаннан Дәүләт Думасы депутатлары, эре предприятиеләр җитәкчеләре, мәгариф учреждениеләре вәкилләре, иҗади интеллигенция вәкилләре, спортчылар, табиблар, дини конфессияләр вәкилләре, мәгълүмат чаралары вәкилләре бар.

Фәрит Мөхәммәтшин сүзне Рөстәм Миңнехановка бирде. Президент чыгышын татар телендә башлады.

— 2020 ел мөһим даталарга һәм иҗтимагый-сәяси вакыйгаларга бай булды. Республика стабиль рәвештә үсүен дәвам итә. Татарстан яшәү өчен иң яхшы урыннарның берсе санала. Бу — безнең горурлык, — диде Президент.


Фикер өстәү