Рөстәм Миңнеханов: «Татар телен саклау — киләчәк буын алдындагы әхлакый бурычыбыз»

Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның еллык Юлламасы дәвам итә.

Үз чыгышында ул туган тел мәсьәләсен дә күтәрде.

— Мин берничә тапкыр әйткәнем бар: без туган телне саклау өчен мөмкин булганның барысын да эшләячәкбез. Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов җитәкчелегендәге татар телен саклау буенча комиссиягә дә зур өметләр баглыйбыз. Шул ук вакытта телне саклау — һәркемнең шәхси эше дә. Без республикада яшәүче барлык милләт вәкилләренең телләрен һәм мәдәниятләрен саклау һәм үстерү өчен шартлар тудырырга тиеш, — диде Рөстәм Миңнеханов.

Рөстәм Миңнеханов үзенең Юлламысы вакытында киләсе елны Татарстанда «Туган телләрне һәм халык бердәмлеген саклау елы» дип игълан итте.


Фикер өстәү