Киемдәге кан табыннан ничек котылырга?

Моның берничә ысулы бар.

1 нче ысул: бер литр суга бер аш кашыгы нашатырь спирты салып болгатыгыз. Таплы киемне берәр сәгатькә шунда салып торыгыз, аннан ышкып юыгыз. Тик төсле киемнәр өчен бу ысулны кулланмагыз. Спирт андый әйберләрне бик тиз арада төссезләндерә.
2 нче ысул: салкынча суга аш содасы салыгыз (1 литр суга – 2 аш кашыгы). Пычрак урынны шул су белән бер төнгә чылатып куегыз. Аннан ышкып юып төшерегез.
3 нче ысул: ефәк һәм башка затлы тукымалар пычранса, бу ысулны куллану хәерле. Пычранган урынны юешләтегез, киемнең ике ягын да крахмал белән ышкыгыз, кипкәнен көтегез. Аннан соң киемне салкынча суда чайкап алыгыз, гадәти кер юу машинасында юыгыз.

 

фото: chistyulka.ru


Фикер өстәү